Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа мәхкәмәсе эштә хиҗап киюне тыюны кануни дип таныды


Европа Берлеге мәхкәмә системының иң югары инстанциясе булган Европа мәхкәмәсе эш урынында "нинди дә булса сәяси яки дини символлар йөртү", шул исәптән хиҗап киюне тыю кануни дип тапты.

BBC хәбәренчә, шул ук вакытта әлеге тыю "нейтраль" киенеп йөрүне таләп итүче халыкара ширкәтләрнең эчке кагыйдәләренә нигезләнергә тиеш.

Әлеге карар кабул итүгә Бельгиядә G4S ширкәтендә мөштәриләрне кабул итү хезмәткәренең хиҗапсыз эшләүдән баш тартуы өчен эшеннән куылуы сәбәп булган. Бельгия мәхкәмәсе аңлатмалар өчен эшне Европа мәхкәмәсенә тапшырган. Бу Европа Берлегендә эш урынында хиҗап мәсьәләсе турында беренче шундый мәхкәмә карары.

Русиядә дә яулык темасы әледән-әле күтәрелеп килә. Шушы көннәрдә Мордовиянең Ромодан районы мәхкәмәсендә Азюрка авылы укытучыларының мәктәптә яулык бәйләүне тыйган мөдир Вера Липатовага каршы шикаятьләре карала. Әлегә кадәр мәхкәмә утырышлары төрле сәбәпләр аркасында кичектерелеп килде.

Журналист, хокук яклаучы Ирек Биккинин фикеренчә, Мордовия хакимияте бу эшне дәвам итәргә карар кылган. "Бу эшкә Мордовиянең мәгариф министрлыгын һәм яңа төзелгән мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы вәкилләрен катнаштырып, бер көн эчендә бетә торган эшне сузу тактикасы һич тә аңлашылмый. Ислам дине күтәрелмәсен, татарлар саны үсмәсен өчен алып барылган эштер бу, бәлки", ди Биккинин.

XS
SM
MD
LG