Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция Татарстанда "Хизб ут-Тәхрир"нең 15 әгъзасын тоткарлавын белдерде


Федераль иминлек хезмәте һәм Татарстан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының төбәк бүлегендә әгъза булуда шикләнелүче 15 кешене тоткарлавын белдерде.

Татарстанның Биектау, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Норлат районнарында 30 адреста тентүләр уздырылган, диелә Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Тентүләр вакытында тыелган әдәбият, оешманың әләмнәре, оешма әгъзаларының исемнәре язылган дәфтәрләр һәм "республика мөселманнары арасында конституциягә каршы килә торган агрессив эшчәнлек алып барылу турында хисаплар" табылган, дип белдерелә.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр террорчылык эшчәнлеге оештыру һәм мондый оешмада катнашу турындагы маддә нигезендә 13 җинаять эше ачкан.

Март башында ФСБ Уфада "Хизб ут-Тәхрир"нең җиде әгъзасын кулга алуын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG