Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Алтын" сәүдә үзәгенә һөҗүмдә шикләнелүчеләрнең берсе тоткарланган


Татарстан полициясе "Алтын" сәүдә үзәгенә 16 мартта һөҗүм оештыруда шикләнелүчеләрнең берсен тоткарлаган, тагын берничәсенең эзенә төшкәннәр. Тикшерү эшләре аерым контроль астында алып барыла.

Татарстан полициясе Казанның "Алтын" сәүдә үзәгенә 16 мартта һөҗүм оештыруда шикләнелүчеләрнең берсен тоткарлаган. Тагын берничәсенең эзенә төшкәннәр. Тикшерү эше Татарстан эчке эшләр министрлыгының аерым контроле астында, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

"Алтын" сәүдә үзәгендә төрле техника сатыла, шулай ук биредә телефоннар, компьютерлар ремонтлау остаханәләре урнашкан. Пәнҗешәмбе кич сәүдә үзәгенә битлек кигән билгесез кешеләр кереп витриналарны ватып чыгалар һәм номерсыз машиналарга утырып качалар. Шәһәрдә аларны эзләү башлана.

Җомга "Хулиганлык", "Мөлкәткә алдан уйлап зыян китерү" маддәләре нигезендә җинаять эше кузгатылуы билгеле булды.

XS
SM
MD
LG