Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 05:58

20 мартта Америка миллиардеры Дэвид Рокфеллер 101 яшендә Нью-Йорк штатындагы Покантико-Хиллзда үз йортында йоклаганда вафат булган.

Дэвид Рокфеллер – Standard Oil ширкәтенә нигез салучы һәм кешелек тарихында беренче долларлы миллиардер Джон Дэвисон Рокфеллерның оныгы. Ул 1915 елныд 15 июнендә туа. Һарвард университетын тәмалый. Икенче дөнья сугышы вакытында Төньяк Африкада һәм Франциядә хәрби күзләүгә эшли һәм капитан дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.

Сугыштан соң Chase Manhattan Bankта эшли башлый, ә 1961 елда аның президенты була.

Дүшәмбе дөнья күргән Forbes рейтингында Дэвид Рокфеллер дөньяның иң бай кешеләре арасында 581нче урынны биләгән иде. Аның байлыгы 3,3 миллиард доллар тәшкил итә. Forbes мәгълүматларына караганда, ул дөньяның иң карт миллиардеры булган.

XS
SM
MD
LG