Җирле Eye Radio Juba хәбәр итүенчә, тугыз кеше исән килеш табылган, алар хастаханәгә җибәрелгән.
Twitterдагы фотоларга караганда, очкыч тулысынча диярлек җимерелгән.
South Supreme Airlines ширкәте 2013 елда оешкан диелә. Аның карамагында якын араларга очучы Fokker 50 дип аталган ике генә очкыч булган.
2014 елдан ширкәт Көньяк Судан башкаласы Джубба белән Угандадагы Энтеббе шәһәре арасында атнасына өч тапкыр очышлар оештыра.