Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ника" лауреатлары 26 мартта тоткарланганнарга теләктәшлек белдерде


Режиссер Александр Сокуров
Режиссер Александр Сокуров

"Ника" бөтенрусия кинематографистлар бүләге лауреатлары тантана вакытында сәяси тоткыннарга һәм 26 мартта коррупциягә каршы урам җыеннарында катнашканда тоткарланганнарга теләктәшлек белдерде.

"Хөрмәт һәм абруй" ("Честь и достоинство") премиясенә лаек режиссер Александр Сокуров президенттан Русиядә террорчылыкта гаепләнгән украин режиссеры Олег Сенцовның язмышын хәл итүне көтәм, дип чыгыш ясады.

Сокуров 26 мартта урамнарга чыккан яшьләр белән диалог булмауны хата дип атады. "Ватандашлар сугышын мәктәп укучылары һәм студентлар арасында башларга ярамый. Аларны ишетергә кирәк. Бер сәясәтченең дә аларны ишетәсе килми, беркем дә алар белән сөйләшми. Башкача моңа түзеп булмый", ди Сокуров. Зал аны алкышларга күмде, күпләр аягүрә торып басты.

"Ел ачышы" премиясе алган режиссер Алексей Красовский кинематографистларны 26 мартта тоткарланганнар язмышында нәрсәне дә булса үзгәртү өчен "үзләренә бирелгән хакимиятне кулланырга" чакырды. Аны актриса Елена Коренева да хуплады. Ул да Олег Сенцовны, Сергей Мохнаткинны һәм Олег Навальныйны искә төшереп, сәяси тоткыннар турында сөйләде.

"Кояш нурларында" дип аталган, Төньяк Кореядагы тормышны сурәтләгән фильм өчен премия алган режиссер Виталий Манский үз чыгышында Русияне Төньяк Корея белән чагыштырды.

Актриса Юлия Ауг тамашачыларның Сокуров, Красовский һәм Кореневаның чыгышларын ишетмәячәкләренә кызганыч белдерде. Аның сүзләренчә, бу чыгышларны "кисәчәкләр". Ләкин ул "Ника" тантанасының каршылык чарасына әйләнүенә шатлана. "Димәк, үлекле шеш өлгерде", диде актриса.

"Ника" бүләкләре тапшыруның утызынчысы 28 мартта узды. "Иң яхшы фильм" номинациясендә Андрей Кончаловскийның "Оҗмах" ("Рай") фильмы җиңде. Тантана федераль каналлардан күрсәтелмәде.

XS
SM
MD
LG