Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сөембикә энеләре һәм сеңелләре": 20нче бәйгегә беренче катнашучыларның балалары килде"


"Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесенә 20 ел
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:27 0:00

1 апрель Казанның Мәрҗани мәчетендә 20нче тапкыр "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесе үтте. 1997 елда башланганда ике дистәләп бала катнашса, хәзер 500гә җиткән. "20нче бәйгегә беренче катнашучыларның балалары килде. Төбәкләрдән Ульян, Татарстаннан - балтачлар иң активлары”, диде Азатлыкка оештырчы Әлмирә Әдиятуллина.

Оештыручылар әйткәнчә, әдәп-әхлак һәм дөрес итеп Коръән уку бәйгесендә балтачлардан соң активлык ягыннан Әлки, Лаеш районнары кызлары-малайлары килә. Әлки районы Каргалы авылында яшәүче Гөлсинә Галиуллина мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта. Ул укучыларын "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесендә катнашырга алып килгән.

"Быел унынчы тапкыр катнашабыз, ел саен җиңү белән кайтабыз. Бу юлы 8-17 яшьтәге җиде баланы алып килдем, алар арасында оныгым да бар. Коръәнне балалар мәчеттә өйрәнсә, язучылар тормышы белән үзем таныштырам", дип сөйләде безгә Гөлсинә ханым.

1997 елда үткәрелә башлаганда 20ләп кеше катнашса, хәзер 500гә җитте

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесе моннан 20 ел элек, 1997 елда үткәрелә башлаганда 20ләп кеше катнашса, хәзер 500гә җитте. 20нче бәйгегә беренче катнашучыларның балалары килде. Русия төбәкләреннән Ульян, Татарстаннан балтачлар иң активлары. Монда катнашкан балалар үз юлларын табалар, хәерле эшләрдә эшлиләр.

Төп максатыбыз – киләчәк буынны әдәпле, әхлаклы итеп үстерү. Халкыбыз галимнәрен, бай мирасыбызны белгән бала бөек, данлы татар халкына ихлас күңел белән хезмәт итәчәк. Болгарда ислам академиясен ачарга җыенулары миңа янә канат куйды. Безнең арада булганнар анда гыйлем алачак, татарстаныбызның алгарышында катнашачак”, диде Азатлыкка оештырчы, “Мөслимә” хатын-кызлар берлеге рәисе Әлмирә Әдиятуллина.

"Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесе "Кол Гали", "Кол Шәриф", "Шиһабетдин Мәрҗани", "Һади һәм Садри Максудилар", "Каюм Насыйри" һәм башкалар - барлыгы 26, ә кызлар арасында "Сөембикә", "Төрки кыз", "Зәйнәп Хәсәни", "Рәшидә Исхакый" кебек 11 номинациядә үткәрелде. Катнашучылар 4-10, 11-14 һәм 15-18 яшьтәге өч төркемгә бүленде. Оештыручылар сүзләренчә, бәйгедә 500ләп бала катнашкан, күбесе 4 -10 яшьтә. Катнашучылар арасында татарлар гына түгел, кыргызлар, таҗиклар да бар иде.

Төп максатыбыз – киләчәк буынны әдәпле, әхлаклы итеп үстерү

Казаннан Сәлимә абыстай Хөсәенова бәйгедә балалардан имтихан алды. Аның каршында - Балтач районының Алан авылыннан килгән 10 яшьлек Сәйлән Нигъмәтҗанова, Зәйнәб Галиева һәм 8 яшьлек Ралинә Хәбибуллина.

"Бәйгенең әһәмияте зур, аның мөһим булуы бәхәссез, әлбәттә. Монда катнашкан балалар беркайчан да эчүчелек-наркоманиягә тартылмаячак. Сәдака акчаларыма балаларга шоколад, беләзек, шарф кебек бүләкләр алып килдем", диде Сәлимә абыстай.

Ралинә Хәбибуллина, 8 яшь, Балтач районы: “Гаиләмдә барыбыз да ислам дине кушканча яшибез. Шигырьләр язам, әдәпле булырга тырышам. Чөнки әдәпле бала ул – Аллаһка ышанучы, күп дога өйрәнүче”.

Казаннан Рәшидә, 11 яшь: "Бәйгедә Коръәннең белгән кадәрен яңадан кабатлау һәм Аллаһы тәгаләнең рәхмәтен алу максаты белән катнашам. Коръәнне җиде яшьтән бирле өйрәнәм. Татар телендә иркен аралашам".

Мондагы балалар беркайчан да эчүчелек-наркоманиягә тартылмаячак

Казаннан Фатыйма, 10 яшь: "Монда үземнең белемнәремне тикшерү өчен килдем. Башкаларга карап, үземнең күбрәк яки азрак белүемне аңлыйм. Унынчы тапкыр катнашам. Алдагы елларда җиңү яулаганым бар".

Катнашучылар өчен әзерләнгән сораулар катлаулы, тирән мәгънәле, фәлсәфи, ди балалар белән килгән өлкәннәр. Мәсәлән, 11-14 яшьтәге балаларга: "Кем ул мөселман?", "Нәрсә ул хәләл һәм хәрәм?", "Пәйгамбәрләр кемнәр алар?", "Нәрсә ул сүрә һәм аять?", "Нәрсә ул гөнаһ?", "Ата-ана хакын ничек аңлыйсың?", "Нәрсә ул кыямәт?", "Коръән-Кәрим кем сүзе?" кебек сораулар бирелде.

Финалга үткән һәрбер катнашучыга “Ярдәм” хәйрия фондыннан рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды.

XS
SM
MD
LG