Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур метросындагы шартлауда кимендә унбер кеше һәлак булды


Петербур метросында шартлау
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:31 0:00

Петербур метросында шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм яраланучылар бар.

Соңгы мәгълүматларга караганда, кимендә унбер кеше һәлак булган. Моны Террорга каршы дәүләт комитеты да раслый. Петербур шәһәре җитәкчелеге сүзләренә караганда, 40лап кеше яраланган, шуларның кайберләре бик авыр хәлдә. Аларны шәһәрнең өч хастаханәсе кабул иткән, диелә.

Шартлау "Сенная площадь" станциясеннән кузгалып киткән вагонда булган. Хәзерге вакытка Петербур метросы тулысынча ябылган.

Русия президенты Владимир Путин төрле версияләр, шул исәптән, теракт версиясе дә карала, дип белдерде. "Шәһәр җитәкчелеге, кирәк булса, федераль җитәкчелек һәлак булучыларның һәм яраланучыларның гаиләләренә ярдәм итү өчен барлык чараларны да күрәчәк", диде Путин.

Русия баш прокуратурасы Петербур метросындагы шартлауны теракт дип саный. Бу хакта Русия телевидениесе эфирында баш прокуратура вәкиле Александр Куренной белдерде.

XS
SM
MD
LG