Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителүче кырымтатар ачлык игълан итте


Руслан Зейтуллаев
Руслан Зейтуллаев

"Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп җиде елга ирегеннән мәхрүм ителгән Акъяр шәһәре кешесе Руслан Зейтуллаев ачлык игълан итте.

Активист Яна Гончарова үзенең Facebook сәхифәсендә хәбәр итүенчә, әлеге хәл Төньяк Кавказ мәхкәмәсе утырышында Зейтуллаев эшен кабаттан караганда булган.

Хөкем ителүченең адвокаты белдерүенчә, Зейтуллаевның сәламәтлеге начарйган, ләкин тикшерү изоляторында аңа медицина ярдәме күрсәтмәгәннәр, дарулар бирмәгәннәр.

Узган ел мәхкәмә дүрт кырымтатарын "Хизб үт-Тәхрир" эше нигезендә биш елдан җиде елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү хөкеме чыгарган иде. Аларны терроризмга өндәүдә гаепләделәр.

2016 елның 27 декабрендә Мәскәүдә Русия Югары махкәмәсе Ростов-Дондагы хәрби мәхкәмә карары белән риза булмаган хәрби прокурорның аппеляция мөраҗәгәтен карады. Руслан Зейтуллаев эше яңадан карауга җибәрелде, тагын өч кешенең карарлары үзгәртелми калдырылды. Прокуратура аларга озаграк мөддәтләргә иректән мәхрүм итүне сораган иде

"Хизб ут-Тәхрир" Русиядә террорчылык оешмасы дип танылды. Кайбер хокук яклаучылар фикеренчә, әлеге карар нигезсез.

XS
SM
MD
LG