Accessibility links

Кайнар хәбәр

6 апрель Казанда террорга каршы митинг узачак


6 апрель Казанның Кремль яры буенда "Террорга каршы бергә" дип аталган патриотик чара узачак.

Әлеге мәгълүматны "Idel.Реалии"га гомумрусия халык фронтының Татарстан бүлекчәсе матбугат хезмәте раслаган. Халык фронты вәкилләре дә әлеге митингта катнашырга җыена.

Казан мэриясе матбугат хезмәтеннән әлегә бернинди дә мәгълүмат юк. Федераль канунга ярашлы, митинг уздыру өчен гаризаны ким дигәндә ун көн алдан тапшырырга кирәк. Гомумрусия халык фронты матбугат үзәгендә белдерүләренчә, иртәгә булачак чара Петербур метросындагы теракт белән бәйле булырга мөмкин.

Матбугат чараларында Русия президенты идарәсенең төбәкләрдә террорга каршы митинглар уздыру тәкъдиме булган дип язып чыктылар.

"Эхо Москвы" радиосы хәбәр итүенчә, иртәгә Мәскәүдә Петербур халкына теләктәшлек белдереп ике митинг узарга мөмкин.

XS
SM
MD
LG