Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стокһольм үзәгендә йөк машинасы кешеләрне таптаткан


Каза урыны
Каза урыны

Швеция башкаласы Стокһольмда җәяүлеләр йөри торган урамда йөк машинасы халык төркеменә барып менгән. Кимендә өч кеше һәлак булган дип хәбәр ителә.

Швеция радиосы өч кешенең һәлак булуы турында сөйли. Полиция әлеге мәгълүматны раслады. Сигез кеше яраланган.

Швеция премьер-министры Стефан Левен йөк машинасының халыкны таптатуын теракт дип атады. Полиция шикләнелүчене тоткарлаган, диелә.

Җәяүлеләр төременә барып менгән йөк машинасы Spendrups ширкәтенә караган. Ширкәт вәкиле журналистларга белдерүенчә, машинаны бүген билгесез кеше урлап киткән булган. "Caliente ресторанына китерелгән тауарны бушаткан арада билгесез берәү кабинага кереп, йөк машинасын алып киткән", ди Spendrups вәкиле Мортен Лит.

Стокһольм метросы ябылган дип хәбәр ителә.

Әлеге хәлне күреп торучылар йөк машинасы халыкны махсус таптаткан дип белдерә. Кайбер мәгълүматларга караганда, йөк машинасы кибеткә дә керергә тырышкан.

XS
SM
MD
LG