Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русиялеләр АКШ, Европа һәм Украинага уңай карый башлаган


Акмәчет, Украинага теләктәшлек белдерү җыены. 2016 ел.
Акмәчет, Украинага теләктәшлек белдерү җыены. 2016 ел.

Русиядә АКШ, Европа берлегенә һәм Украинага тискәре мөнәсәбәт белдерүчеләр кими. "Левада үзәге" сораштырулары шуны күрсәтә.

Русиядә АКШка карата тискәре мөнәсәбәт белдерүчеләр саны кими. Әгәр 2015 елда русиялеләрнең 73 проценты Америкага начар караган булса, 2016 елда бу сан 64 процент тәшкил иткән. 2017 елда исә тискәре мөнәсәбәт белдерүчеләр 52 процентка калган.

Бу хакта "Левада үзәге" уздырган сораштырулар күрсәтә. Респондентларның 37 проценты АКШка уңай мөнәсәбәт белдергән (былтыр 25 процент, ике ел элек 19 процент булган).

Уңай тенденция русиялеләрнең Европа берлегенә булган мөнәсәбәтендә дә күренә. Халыкның 36 проценты Европа илләре турында яхшы фикер йөртүен белдергән. Начар мөнәсәбәтле русиялеләр саны - 63 процент (ике ел элек 64 процент булган).

Украинага уңай мөнәсәбәт белдерүчеләр 34 процент тәшкил итә. Русиялеләреләрнең 56 проценты әлеге илгә тискәре мөнәсәбәттә.

Фикер алуда катнашучыларның күпчелеге чит илләрнең Русиягә һәм русияләргә карата мөнәсәбәте үзгәргән, дип уйлый. Халыкның 33 проценты - "бездән тагын да ныграк курка башладылар", 12 проценты - "безне ныграк күрәлми башладылар", 19 проценты "Русияне ныграк хөрмәт итәләр", 10 проценты "безне ныграк аңлый башладылар", дип саный. Русияләрнең 19 проценты соңгы ел эчендә берни дә үзгәрмәде дип белдерә.

Социологлар сораштыруы Русиянең 48 төбәгендә 137 авыл һәм шәһәрләрдә 1600 кеше арасында 31 марттан 3 апрельгә кадәр уздырылган.

XS
SM
MD
LG