Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Беслан корбаннары туганнарына өч миллион евро түләү карары чыгарды


Беслан терактында һәлак булучыларны искә алу
(архив фотосы)
Беслан терактында һәлак булучыларны искә алу (архив фотосы)

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән Беслан терактында һәлак булганнарның һәм зыян күргәннәрнең туганнарына барлыгы өч миллион евро түләтү турында карар чыгарды. Тагын 88 мең евро мәхкәмә чыгымнарын каплату өчен түләнергә тиеш.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе "Беслан аналары" төркеме тарафыннан бирелгән берничә дәгъваны берьюлы карады диелә мәхкәмә сайтында. Дәгъва белдерүчеләр саны 400дән артык. Мөрәҗәгатьләрдә Русия җитәкчелеге ватандашларның гомерен саклау йөкләмәләрен үтәмәделәр дип белдерә.

Европа мәхкәмәсе Русия җитәкчелеген кеше гомерен саклау йөкләмәсен башкара алмавы һәм бинаны һөҗүмгә тотуны планлаштырганда тотыкларга зыян салуны киметү турында уйламаган дип белдерә.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков әйтүенчә, Кремль әлеге карар белән килешә алмый. Русия юстиция министрлыгы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарын шикаять итәргә җыена.

2004 елның 1 сентябрендә Беслан мәктәбенә террорчылар бәреп кереп 1128 кешене тотык итеп алды. Аларны азат иткәндә 334 кеше, шул исәптән 186 бала һәлак булды.

XS
SM
MD
LG