Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие дини теманы яктыртучы журналистларны һәр сүзне үлчәп язарга чакырды


Корылтайда Камил Сәмигуллин чыгыш ясый
Корылтайда Камил Сәмигуллин чыгыш ясый

Татарстан мөселманнары корылтаенда тагын бер мөддәткә мөфти итеп сайланган Камил Сәмигуллин үз чыгышында өммәтне борчыган мәсьәләләргә тукталды. Аерым алганда мәгариф, медиа, вакыф, хаҗ, экстремизм мәсьәләләре күтәрелде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөселманнары корылтаенда чыгыш ясаганда журналистлар өчен этноконфессиональ тематикага бәйле вакыйгаларны яктырту стандартларын булдыру кирәклеген әйтте. Аның сүзләренчә, журналистлар игътибарлы булырга, һәр сүзне үлчәп язарга тиеш.

"Бернинди дини нигезе булмаган көнкүреш низагларны кешеләрнең диннәре белән бәйләү дөрес микән?", диде ул.

Шулай ук ул бүгенге көндә төп үзәк мәсьәлә булып гомумрусия ислам телевизион каналын булдыру торуын әйтте.

"Әлеге медиа проект рухи әхләкый кыйммәтләрне, мөселманнарның милли мәдәниятен популяштыруга ярдәм итә алыр иде", диде.

Вакыф мәсьәләсенә тукталып Сәмигуллин Татарстан вакыфының мөселман өммәтенеке булып саналган күчемсез милекне кире кайтару белән уңышлы шөгыльләнүен әйтте.

"Ведомстволар арасында эшлекле төркем булдырырга тәкъдим итәбез. Алар кайтарылырга тиешле милекне һәм аны күчерү планын эшләп чыгара ала", диде ул.

Мөфти экстремизм мәсьәләсенә дә тукталды. "Татарстан икътисади алга киткән республика. Икътисади үсешкә ирешкән республикалар радикаль кешеләр өчен һәдәф булып тора. Мондый төбәкләр матди база буларак кабул ителә, икенчедән күпсанлы мигрантлар арасында билгеле бер җимергеч сәясәт алып бару өчен уңайлы җирлек булып тора. Моңа каршы тору һәм чит йогынтыга бирелми кала белү бик мөһим", диде ул.

Камил Сәмигуллин 2017 елның 15 сентябрендә Татарстан Диния нәзарәте барлыкка килүгә 25 ел тулуын да искә алды.

XS
SM
MD
LG