Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы журналистларын һәм оешма җитәкчеләрен ялганны тоту җайланмасында тикшермәкчеләр


Чаллыда узачак "Барысы да 2017 ел бизнесы өчен" җыенында ширкәтләрдә урлашучыларны, ялганлаучыларны ачыкларга өйрәтәчәкләр. Катнашучыларны полиграфта тикшерү мөмкинлеге булдырылачак.

20 апрель Чаллыда "Барысы да 2017 ел бизнесы өчен. Иминлек. Персонал. Салымнар. Хокукый сораулар" дип аталган чара уздыру фаразлана. Чаллы сәүдә-сәнәгать пулаты матбугат үзәге хезмәткәре Лилия Голова Азатлыкка белдерүенчә, форумда оешма-ширкәтләрнең иминлек өчен җавап бирүче җитәкчеләре, хезмәткәрләр белән эшләү һәм юридик бүлек вәкилләр, идарәчеләр катнашачак. Шушында ук форумда катнашучыларны ялганны тоту җайланмасында тикшерү мөмкинлеге хакында да әйтелә.

"Әлеге җыенда Чаллы эшмәкәрләрен, үз ширкәтләрендә урлашучыларны ачыкларга өйрәтү белән бергә, ул эшмәкәрләрнең уй-фикерләренең чисталыгын да тикшерәчәкләр. Моның өчен Екатеринбурдан Чаллыга полиграф китерәчәкләр", диде Азатлыкка Лилия Голова.

Аның сүзләренчә, җыенда салымнар һәм тикшерүләр кыенлыклары, алдашу һәм акча чигерүләр (откатлар), аларны тикшерүләр, шәхси белешмәләрне саклау турында да сөйләшү булачак. Лилия ханым белдерүенчә, бу көнне Чаллы җитәкчеләре белән бергә полиграфта шәһәр журналистларын тикшерү мөмкинлеге дә була. Бу гамәл ирекле рәвештә һәм алдан язылып башкарылачак икән.

Форумны "Хезмәт иминлеге хезмәткәрләре берлеге", "Сәүдә-сәнәгать пулаты" һәм шәһәр башкарма комитеты оештыра. Чарада иганәче итеп билгеле бер мебель фабригы күрсәтелә.

XS
SM
MD
LG