Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәрхүм җырчы Вәсилә Фәттахова балаларына ярдәм концерты узды


Казанда Вәсилә Фәттахованың балаларына ярдәм концерты узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:37 0:00

19 апрель Казанның "Уникс" концертлар залында күренекле җырчы Вәсилә Фәттахованы искә алу кичәсе узды. Чараның максаты – концерттан җыелган акчаларны бакыйлыкка күчкән Вәсиләнең балаларына тапшыру, диде монда катнашучы җырчылар. Дүрт сәгатьтән артык барган концертта Башкортстан һәм Татарстанның күренекле артистлары катнашты.

Узган елның гыйнвар ахырында вафат булган эстрада йолдызы Вәсиләне искә алу кичәләре үткәрү турында аның ире Илгиз белән гаилә дусты, "Айфара" солисты Алмаз Шәрифуллин уйлаган. Алмаз сүзләренчә, Башкортстанның берничә шәһәреннән соң концертлар Чаллы белән тәмамланырга тиеш булган, ләкин Татарстан җырчылары да теләк белдергәч, искә алу кичәсе Казанда да оештырылган.

"Вәсилә вафатыннан соң, тормышта ни булмас, дигән уй белән Илгиз ике бала исеменә дә банкта хисап ачты. Беренче хәйрия концертыннан соң ук акчаны шунда күчереп куйды", диде Алмаз Шәрифуллин Азатлык хәбәрчесенә.

Ул соңгы тапкыр Вәсилә белән күрешкән көнне дә искә алды: "Габделфәт Сафин концертлары белән Уфага килгәч, кафеда күрешергә тәкъдим итеп Илгизгә шалтыраттым. Вәсилә моны ишетеп: "Нигә кафега барасыз? Мин табын әзерли алмыйммы әллә?" дип өенә чакырды. Соңгы тапкыр шунда күрештек".

Концертта Илгизнең үзе белән күрешеп сөйләшү насыйп булмады. Үзен Илгизнең уң кулы дип таныштырган Камил әфәнде Илгизнең журналистлар белән сөйләшергә теләмәвен белдерде.

Бу мизгелләрдә залда утыручы хатын-кызлар күз яшьләрен тыя алмады

Концертны Вәсиләнең яраткан алып баручылары – Уфадан Фирдәт Галиев һәм Казаннан билгеле ди-джей Гөлназ Сәфәрова алып барды. Җырчыларның чыгышлары арасында Вәсиләгә багышланган истәлекле видеолар, клипларыннан өзекләр күрсәтелде. Бу мизгелләрдә залда утыручы хатын-кызлар күз яшьләрен тыя алмады. Вәсиләне Башкортстанда гына түгел, Татарстанда да бик яраттылар.

Сәхнә артында Уфадан килгән автор башкаручы Зифа Нагаева Вәсиләнең соңгы җыры турында сөйләп китте.

"Вәсиләнең соңгы җырын мин яздым. Ул "Минем язым син икән" дип атала. Кызганыч ки, халык җырны Вәсиләбез башкаруында ишетә алмады. Аны хәзер Эльмира Сөләйманова башкара. Вәсиләнең никадәр яхшы кеше булганын аңлатуы да кыен. Ул мәңге безнең күңелләрдә яшәячәк", диде Зифа Нагаева.

Вәсилә Фәттахованы искә алу кичәсендә Хәмдүнә Тимергалиева, Зөһрә Шәрифуллина, Халидә Бигичева, Нәзифә Кадыйрова, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Айгөл Габдуллина, Илназ Баһ, Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Зинирә һәм Ризат Рамазановлар, Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов, Айдар Фәтхетдинов, Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Илһам Шәриф, Лилия Насыйрова һәм башкалар катнашты.

Концерттан җыелган акчалар Вәсиләнең улы Кәрим (5 яшь) һәм кызы Камиләне (1 яшь) тәрбияләүгә тапшырылачак. Уфа, Учалы, Вәсиләнең туган ягы - Белорецкии, Чаллы һәм Казандагы хәйрия концертларында катнашкан барлык артистларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Концерт Вәсиләнең иң популяр булган "Туган як" җыры белән тәмамланды. Аны Вәсилә үзе "башкарды".

36 яшьлек эстрада йолдызы Вәсилә Фәттахова бала тапканнан соң хәле авыраеп китеп 2016 елның 26 гыйнварында Уфада вафат булды. Аны соңгы юлга озатырга күпсанлы дуслары, меңнәрчә кеше килде.

XS
SM
MD
LG