Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар теленең үсешенә өлеш кертергә хыялланам". Татарчаны үз иткән руслар турында өч кыйсса


22 апрель Казанда урыс мәдәнияте җәмгыяте татар теленә каршы "Татарстанда тел золымына каршы" дип аталган урам җыенына чыга. Азатлык татар теленә, мәдәниятенә, Татарстанга гашыйк булган өч рус кешесе турында кыйссалар тәкъдим итә.

22 апрель Казанда урыс мәдәнияте җәмгыяте "Татарстанда тел золымына каршы" дип аталган урам җыенына чыга. Алар Татарстан мәктәпләрендә рус теле кимсетелгән дигән фикердә. Татар телен кем тели, шулар гына өйрәнсен дип республикадагы ике дәүләт теленең берсе – татар теленә каршы чыгарга җыена. Татарстанда яшәүче Илья Евлампиев, Екатерина Терехина һәм Марк Шишкин татар теленә каршылык чарасына бармый. Ә киресенчә, үзләре татар теленең үсеше өчен өлеш кертергә хыялланып яши. Бу хакта алар Азатлыкка сөйләде.

Илья кыйссасы. "Татар телен саклау –​ барыбызның максаты"

Илья кыйссасы. "Татар телен саклау –​ барыбызның максаты"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:14 0:00

Илья Евлампиев – Казан егете. Аңа 31 яшь, IT белгече. Илья – Казанда яшәүче рус милләтеннән булган нәселнең алтынчы буын вәкиле. Ерак бабалары Казанның Яңа татар бистәсендә тире эшкәртүче булып эшләгән, күн, мех фабрикаларда, бүгенге тел белән әйткәндә, оста менеджер, идарәчеләр булып хезмәт иткән. Илья Казанның башка районында үскән булса да, үзен Яңа татар бистәсе кешесе дип саный.

Азатлык аның белән интернетта татарча язышты. Әйтергә кирәк, катлаулы җөмләләр белән язганда да аңлый, хатасыз диярлек җавап бирә. Заманча татар музыкасына гашыйк, Казан тарихы белән кызыксына. Илья белән кафеда өчпочмак, гөбәдия белән чәй эчәбез – табын да татарча, аралашу да татарча. Чәй арасында "Хатынымның әнисе гөбәдияне тәмлерәк пешерә", дип өстәп куя.

"Мин рус мәктәпләрендә укыдым. Әйе, ышаныгыз, мин татар телен мәктәптә өйрәндем. Шулай да була. Шөкер, укытучыларым – үз эшенең осталары иде. Әби-бабай да, әти-әни дә татарча белми, әмма әбием – хикмәтле кеше. "Улым Илья, дөньядагы бөтен телләр дә кызык, мәктәптә татар телен өйрәтәләр икән, өйрән, бу – байлык һәм кешеләргә хөрмәт билгесе", диде. Гаиләмдә башка фикердә булсалар, өйрәнми калыр идем. Бу – беренче стимул иде.

Икенчесе – холкым белән кызыксынучан булуыма бәйле. Миңа төрле телләр, мәдәниятләр кызык. Әле дә каядыр барсам, таныш булмаган телне аңларга тырышам, сүзләрне истә калдырам, аннары кайткач сүзлектән карап, аларның ни турыда сөйләгәннәрен аңларга тырышам. Татар теле белән дә шулай.

Татар телен белү файдасын Төркиягә баргач ныграк аңладым

Дөрес, татар теленнән башка да яшәп була. Татарстанның ерак районына барсаң да, рус телен беләләр, аңлыйлар. Хезмәтемдә дә ул кирәкми. Гаиләдә хатыным белән дә русча сөйләшә алам. Аның туганнары белән татарча аралашам, менә анда кирәге чыгарга мөмкин. Әмма татар телен белү файдасын Төркиягә баргач ныграк аңладым. Сәяхәттә татарча сөйләшү тәҗрибәм бик булышты. Татарча белгәнгә күрә төрек телен тиз үзләштерә алдым. Мәктәпкә рәхмәтлемен.

Дусларым – татарлар. Рәдиф Кашаповның җырларын тыңлыйм. Иҗаты якын, текстларын аңлыйм. Минем өчен бу бик мөһим. Әйе, миңа сокланалар, тик мин бу күренештән арыдым. Бу бит бик гади күренеш. Минем кебекләр күп ул, бәлки, аларның татар телен белгәннәрен сиздерәселәре килмидер...

Казанда рус милли хәрәкәтенең татар теле мәҗбүри укытылмасын, рус теле кимсетелгән дип әйтүе күпчелек халыкның фикере түгел ул. Җәмгыятьтә төрле кешеләр бар. Аларның бер өлеше дөньядан үземә нинди файда ала алам, фәлән әйберне башкарсам, миңа нинди өлеш төшәчәк, балама бу фән кирәкми, бу перспективасыз бит дип фикер йөртә. Икенчеләре мин бу җәмгыятькә нәрсә белән файдалы, миннән соң нәрсә кала дип уйлап эш итә. Андыйлар шәхсиятен читкә куя, Казанның тарихи йортлары, табигате өчен көрәшә. Бу – алдынгы фикерле кешеләр.

Татар рус кешесе янында рус теленә күчәргә тиеш түгел

Безнең җәмгыятьтә рус белән татар арасында тимер койма юк. Рус телендә аралашуга җиңел күчәбез. Әмма татар теле саклансын өчен нишләргә? Урыс телле кеше янында татар кешесен, мине аңламыйлар дигән хис бимазаламаска тиеш. Татар рус кешесе янында рус теленә күчәргә тиеш түгел, шуңа күрә бу телнең бакчаларда, мәктәпләрдә мөмкин кадәр күбрәк уктылуы кирәк. Рус кешеләре булсак та, телләр, мәдәниятләр төрлелегенә өлеш кертәбез дип уйлау мөһим.

Татар теле матур, аны яратам, әмма миңа тимәгез, аны өйрәнү-өйрәнмәүне үзем хәл итәм дип читтән күзәтеп утырып булмый. Миннән башка да тел яшәр әле дип уйлау дөрес түгел. Экология, саф һава өчен көрәштә төрле кешеләр катнашкан кебек, татар телен саклау, үстерү дә татарларның гына максаты түгел. Бу эштә барыбыз да катнашырга тиеш. Татар яки чуаш, мари телләрен өйрәнгәндә син бу тел мохитен киңәйтәсең.

Яңа Зеландиядә маори милләтенең телен балалар бакчасында кертеп саклап калганнар. Алар милли бакчаларында балалар маори телендә генә сөйләшкән Тел мохите булдырылган. Әгәр Казанда рус милли хәрәкәте мәктәпләрендә татар телен өйрәнмәсен ди икән, татар бакчаларына бирегез. Ике ел эчендә җитәрлек күләмдә татар теле бирелсен. Иң бәләкәй чакта телне өйрәтү җиңел. Рус телен кыстырмыйча саф татар телендә белем бирелсен.

Әгәр дә минем татарча белүем татар теленең үсешенә өлеш кертә икән, татарча әдәби әсәр яки җыр язучы, татарча кино төшерүче кешеләрнең иҗатын үстерүгә булыша икән, мин үземне яхшырак хис итәм", дип сөйли Илья.

Улыбыз татар төркемә эләксә, югалып калмаячак

Илья белән хатыны Лилия Дауыт исемле ул үстерәләр. Аңа әле 6 ай гына. Илья аның да ике телне дә белүен тели.

"Безнең йорт янәшәсендә татар балалар бакчасы бар. Чиратка бастык. Ата-аналарга татар, рус төркемен сайлау мөмкинлеге бирелә, шулай ук "Миңа мөһим түгел" дигән төймәсе дә бар. Без шуңа бастык, әмма улыбыз татар төркеменә эләксә, иманым камил, ул анда югалып калмаячак. Балалар бакчасы яки мәктәптә фәлән телне, фәнне өйрәнми калып эшкә урнаша алмас дигән куркуым юк. Балалар бакчасы, мәктәп телләргә өйрәтсен дип телибез", диде Евлампиев хушлашканда.

Екатерина кыйссасы. "Рус кызы түгел, мин –​ татар"

Екатерина Терехина, балалары туса, "әни" дип эндәшүләрен тели
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:28 0:00

Биектау район үзәгендәге "Көнбагышкай" балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Екатерина Терехинага балалар барысы да Катя апай дип эндәшә. "Үз балаларым туса, татар исемнәрен кушачакмын, алар әтисе кебек татар булачак, миңа да әни дип эндәшүләрен телим", дип, самими кеше буларак, хыяллары белән уртаклаша ул.

"Димәк, сез татар егетенә гашыйк булып татарча өйрәнгәнсез?" дип кызыксынабыз. "Юк, тарих гомумән башкача. Башта татар теленә гашыйк булдым, аннары татар телем ирем белән таныштырды", ди Екатерина. Аңа – 23 яшь. Ул, чын татар кешесе кебек, һәр җөмләсен "инде" сүзе белән җөпләп куя.

"Туган җирем – Арча районының Тюбяк-Чекурча авылы. Бу салада татары да, русы да, әрмәне дә яши. Аралашу теле күп очракта русча, хәзер бигрәк тә инде. Без татарлар белән аралашып үстек. Әмма кискен борылыш апамның чирләп китеп, ярты ел дәвамында хастаханәдә ятуы белән бәйле. Ул кайткач гел татарча гына аралашты, туган рус телен гомумән онытты, бу – ярты ел дәвамында гел татар балалары белән аралашу тәэсире.

Укытучылар акцент белән сөйләшәсең, сүзләрне дөрес әйтә белмисең дип сүгәләр иде

Ә миңа – 8 яшь, миңа апа белән кызык, аның татарчасы миңа да йокты. Акцент белән сөйләшәсең, сүзләрне дөрес әйтә белмисең дип укытучылар гел сүгәләр иде. Дәфтәрләрне ертып аткан чаклар күп булды. Чараларда "Син – бит рус" дип катнаштырмыйлар иде. Сыныфташлар да көлемсерәп карады башта. Рәнҗемим, үпкәләмим. Барыбер татарча өйрәнәм дигән максат куйдым. Татар теле инглиз теле кебек кызык булды. Өлкәнрәк сыйныфларда инде җиңеләйде. Татарча сүзләр дә күбрәк беләсең, азмы-күпме сукалыйсың.

Аннары Арча педагогия көлләтиянә укырга кердем. Анда инде тулысынча татар телле мохит. Татарча укыталар, татарча аралашалар, бөтен мәдәни чаралар татарча үтә. Мин үземне бүген рус кызы дип түгел, татар дип хис итәм. Читкә этәрмиләр, татарча белгәнгә ихтирам белән карыйлар. Миңа татарлар мохите уңайлы.

Дөрес, булачак ирем белән танышкач, әнисенә милләтемне әйтми йөрдек, әмма ислам динен кабул иттем, никах укыттык, алар мине җылы каршы алды", дип сөйли Екатерина.

Җырлар гашыйк итте дип төчеләнми ул. Татар ризыклары бай, шуңа исем китте, дип фикерләре белән уртаклаша. Бүген ул татар ашларын әзерләү серләренә төшенә, иремнең күңелен төрле ризыклар белән күрергә тырышам ди. Татар әкиятләре дә үзенчәлекле дип саный.

Екатерина Татарстанда татар телен мәҗбүриләп укытуга каршы хәрәкәт барлыгын белми булып чыкты. Аның бу хакта бер дә ишеткәне булмаган һәм мондый күренешнең Татарстанда булуына гаҗәпләнде.

Без барыбыз ике дәүләт телен белергә тиеш

"Татар теленә каршы чыккан кешеләрне хупламыйм, хәтта аңламыйм, дөрес түгел бит бу. Без барыбыз да ике дәүләт телен белергә тиеш. Хәзмәт, эш кешесе буларак та, гади кеше буларак та, белергә тиеш. Татар теле миңа файдага гына булды, аннары шәхси бәхет тә алып килде. Эшемдә татарча белмәгән балалар бар, аларга булышам. Урысча белмәгән бала белән дә уртак телне бик җиңел таба алам. Иртәгәсен белмибез. Менә татар кешесенә гашыйк булсалар, ә без бит алар белән бергә яшибез, ничек яныңдагы кешеләрнең телен, мәдәниятен белмисең ди?!

Миңа акча мөһим түгел

Татар теленнән яхшы курслар кирәк. Инглиз теленнән төрлесе бар. Татарча "Ана теле" бар, әмма аның файдасын әллә ни күрмәдем. Белем туплый алмадым. Балалар бакчасында татар теленә күбрәк игътибар бирергә кирәк, басым ясалса, баш миенә дә, күңеленә дә сеңеп кала. Урыс балалары да татарчаны су урынына эчә. Дәүләт телгә ихтыяҗны арттырырга тиеш, укытучы, тәрбиячеләр, укучыларга-студентларга грантлар булсын иде", ди Екатерина. Ә "хезмәт хакына өстәмә акча түлибез дисәләр дә, күбрәк кеше татарча өйрәнер идеме?" дигән сорауга: "Кеше өчен әйтә алмыйм, миңа акча мөһим түгел", дип кырт кисте.

Марк кыйссасы. "Капма-каршы көчләр үзара килешергә тиеш​"

Марк кыйссасы. "Капма-каршы көчләр үзара килешергә тиеш​"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:19 0:00

Марк Шишкин – IT өлкәсендә PR белгече. Туган як тарихын өйрәнә. Гаяз Исхакыйның "200 елдан соң инкыйраз", Тукайның көндәлекләрен, "Идегәй" дастанын укып чыккан кеше. Ошады дип сөйли. Татар телен белми, әмма аны даими өйрәнәм, ахырына гына җитә алмыйм, дип уфтана. Ул Татарстанда татар телен белү башкалардан берничә башка өстен булу дигән сүз дип аңлата. Бу хакта балаларына да сеңдерә.

"Татарстанда татар телен белү – өстенлек, өстәмә аралашу мөмкинлеге. Идел буе тарихы, милли мәсьәләләр белән кызыксынган кешегә, ә миңа бу темалар кызык, татар һәм башка телләрне белү кирәк дип саныйм.

Татар теле кирәкми, аны укыту бернинди дә нәтиҗәгә китерми дигән сүзләр бар. Нинди генә милләтне алма, алар үзләрен кимсетелгән дип саный, хокуклар өчен көрәшә. Татарлар да, руслар да, осетиннар, ингушлар да хокуклары кысылган дип исәпли. Бу тарихта аерым булган трагик вакыйгаларга бәйле булырга мөмкин. Моны аңлыйм һәм кабул итәм.

Киләчәк буын берничә тел белсә, биредә үзен хуҗа итеп яшәр иде

Татар теленә каршы чыккан кешеләр урынында татар телен белү күпкә отышлырак дип, аның уңай якларын эзләр идем. Берничә буыннан соң Татарстанда татар телендә сөйләшкән рус яшьләрен тәрбияләп үстерә алсак, һичшиксез, аның өстенлекләре күбрәк булачак. Кимендә рус һәм рус булмаган халыклар дигән аерма юкка чыгар иде. Киләчәк буын берничә тел белсә, биредә үзен хуҗа итеп яшәр иде. Бу бит мөһим.

Татар телен өйрәнүгә килгәндә, сөйләм теленә өйрәтү алымнары аксый. Бу проблем билгеле. Әмма, иманым камил, заманча яңа әсбаплар чыгачак, вазгыять үзгәрәчәк. Татарстан эчендә лингвистика туризмы да барлыкка килер дип өметләнәм. Татар телле мохит ныграк сакланып калган район, авыл җирләре бар. Ник бу мөмкинлекне телне шомартыр өчен кулланмаска? Мальтага инглиз телен өйрәнергә баралар икән, мондый алымны Татарстанда да кулланып була, бу өстәмә акча эшләү ысулы да. Татарстан телләр үсешенә кирәкле нигез булдырды дип саныйм. Татар телен белгән хезмәткәрләргә өстәмә акча түләү, киресенчә, тискәре бәяләмә алачак, чөнки бу тигезлекне юкка чыгарачак.

Рус кешесенә Казанда, Татарстанда яшәү уңайлы

Миңа, рус кешесенә, Казанда, Татарстанда яшәү уңайлы. Милли проблем бар икән, моннан качарга кирәкми, ачык әйтергә кирәк. Әмма Татарстанда милли мәсьәлә мөмкин кадәр дөрес хәл ителде дип саныйм һәм моны югары бәялим. Әйе, тискәресе дә бардыр, әмма Татарстан үсеше белән бергә бөтен халыклар өчен бертигез мөмкинлек булдырылды.

Ике милләт арасында аңлашылмаучанлык бар. Ике кеше арасында низагъ булганда, ике зур милләттә булмый калмый ул. Әмма аңа басым ясалмау мөһимрәк. Республикада милләтара аңлашу, дустанә яшәү дип сөйлиләр икән, бу буш сүз, коры PR түгел. Мин моны югары бәялим. Балачактан сеңдерелә, аңлатыла икән, бу турыда сөйлиләр икән, моның өстенлеге күбрәк. Теге яки бу милләт вәкилләре урам җыеннарына чыгалар икән, моннан трагедия ясарга кирәкми. Ахыр чиктә капма-каршы булган көчләр, барыбер, үзара килешергә кирәклеген аңларга тиеш. Без бер мохиттә яшибез. Килешү культурасы булырга тиеш. Бер-беребезне тыңларга, аңларга кирәк", ди Марк.

XS
SM
MD
LG