Accessibility links

Халыкара татар теле олимпиадасында япон кызы җиңде


Гран-при иясе Мидзуки Накамура
Гран-при иясе Мидзуки Накамура

Казанда тантаналы рәвештә Халыкара татар теле олимпиадасын ябу чарасы узды. Татарстан президенты катнашкан чарада җиңүчеләрне бүләкләделәр. Быел гран-при бүләгенә япон кызы һәм Саба районы укучысы ия булды.

Казанда 18 апрель көнне башланган V Халыкара татар теле олимпиадасы тәмамланды. Олимпиаданың финал өлешендә Русиянең 25 төбәгеннән һәм 13 чит илдән 500дән артык укучы катнашты.

Быелгы гран-при бүләгенә Япониядән Мидзуки Накамура һәм Татарстанның Саба районы укучысы Ризәлә Йосыпова лаек булды. Аларны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрик итте.

Мидзуки татар телен күптәннән өйрәнә. Ул Азатлыкка сөйләгәнчә, быел Цукуба университетында татар телен укыта башларга җыена. Азатлык аның белән әңгәмә дә оештырган иде.

Халыкара татар теле олимпиадасы быел бишенче тапкыр үткәрелә. Аның максаты – дөньяда татар телен популярлаштыру, яшьләрне татарча сөйләшергә өндәү.

XS
SM
MD
LG