Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Тукайның бу шәһәргә килүенең 105 еллыгын искә алдылар


Бәйгедә катнашучы
Бәйгедә катнашучы

21апрель Уфада мәктәп укучылары арасында "Тукай моңнары" исемле бәйге-фестиваль үтте. Ул Габдулла Тукайның Уфага килүенә 105 ел тулуга багышланды.

"Тукай моңнары" бәйгесенең беренче өлешендә интернет аша килгән язмалардан сайлап алу узса, финалда 200ләп укучы катнашты. Ул Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетында узды.

Бәйге берничә номинациядә үтте. Бер төркем Тукай шигырьләрен татар телендә сәнгатьле итеп укыса, "Тукай сүзе төрле телләрдә" исемле икенчесендә шагыйрь әсәрләре төрле телләрдә яңгырады. Быел татар, башкорт һәм урыс телләреннән тыш, чуаш, әрмән һәм төрек телләрендә дә шигырь сөйләүчеләр булды.

Өченче номинация төркемнәр арасында оештырылды. Анда Тукай әсәрләренә нигезләнгән композицияләр күрсәтелде, әкиятләр сәхнәләштерелде. Быелгы бәйгедә барлыгы 20 төркем катнашты. Дүртенче төркемдә төрле шагыйрьләрнең Тукайга багышлап язылган шигырьләре яңгырады.

Бәйге фестивальнең бәяләмә төркеме җитәкчесе, Уфаның "Нур" татар дәүләт театры артисты Мәхмүт Фатыйховның йомгаклау сүзе белән ябылды.

Мәхмүт Фатыйхов
Мәхмүт Фатыйхов

"Мөселманнар хаҗга җыелган кебек, Тукай иҗатын, туган телне яратучылар әлеге бәйгегә җыелды. Бу бәйге туган телебезнең бөеклеге, аның матурлыгы, сыгылмалыгы, аһәңенә дан булып яңгырады. Габдулла Тукайның иҗатын төрле телләрдә башкардылар, бу безнең әдәбиятыбызның бөеклеген, тирәнлеген күрсәтә. Шигъри хаҗ кылып кайтучылар Тукай моңнарын күңелләрендә мәңге йөртерләр, аны башкаларга да таратырлар, сеңдерерләр дип уйлыйм. Без Тукайлы халык! Без бөек халык! Тукай һәм туган телдән мәңге аерылмыйк!", диде Мәхмүт Фатыйхов

XS
SM
MD
LG