Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан рус берләшмәсе җитәкчесе: "Татар теленә каршы митинг турында белмим, без бәйрәм итәбез"


Татарстан халыклары корылтае
Татарстан халыклары корылтае

22 апрель Казан шәһәрендә Татарстан халыклары корылтае һәм шул ук вакытта Урыс мәдәнияте җәмгыяте оештырган татар телен укытуга каршылык митингы үтә.

Казан шәһәре "Русларның милли-мәдәни берләшмәсе" җитәкчесе Ирина Александровская Азатлыкка 22 апрель Татарстан башкаласында икенче бер рус оешмасы оештырган татар телен укытуга каршылык митингының үтәчәген белмәвен әйтте. Александровская: "Митинг турында белмим, без бәйрәм итәбез", дип, журналистлар белән сөйләшеп торуны кирәк санамыйча, Татарстан халыклары корылтаена кереп китте.

Татарстан халыклары корылтаена килгән дин әһелләре
Татарстан халыклары корылтаена килгән дин әһелләре

22 апрель Казанда әлеге корылтай үтә. Корылтай делегатларына Русия президенты Владимир Путин котлавы укылды. Анда "киләчәктә милли телләр, мәктәпләр һәм мәгариф үзәкләренә ярдәм програмнары үсештә булачак", дигән юллар бар. Шулай ук Путин Татарстан турында "бер-береңә ышану, үзара аңлашу һәм кунакчыллык" төбәге дип тә белдерә.

Бу чара ачылышына бер көн кала Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Азатлык соравына җавап биреп, татар теленең аянычлы язмышын тануын белдергән иде. Фәрит әфәнде корылтайда ана теле мәсьәләсенең дә күтәреләчәген әйтте.

22 апрель Казанда урыс мәдәнияте җәмгыяте "Татарстанда тел золымына каршы" дип аталган урам җыены үткәрә. Алар Татарстан мәктәпләрендә рус теле кимсетелгән, атар телен кем тели, шулар гына өйрәнсен дип белдерә.

XS
SM
MD
LG