Accessibility links

җомга, 18 август 2017, Казан вакыты 06:01

21 апрель Ижауда мәктәп укучылары арасында "Туган телем – иркә гөлем" дип аталган сәнгатьле уку бәйгесе үтте. Аны быел Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе оештырды.

Халыклар Дуслыгы йортына бәйрәмгә килүче кунакларны Тукай әсәрләренең геройлары Су анасы, Шүрәле каршы алды. Су анасы үзен дә тәртиптә тота, алтын тарагы белән кайбер кызларның да чәчләрен тарап, матурлады. Әкият геройлары белән фотога төшәргә теләүчеләр дә күп иде. Ә зал инде шигърият сөючеләр, туган телен яратучылар белән шыгрым тулы.“Туган телем - иркә гөлем” бәйгесенең беренче турында катнашып, җиңүчеләр исемлегенә кергән балалар саны байтак – ике йөзләп булып чыкты.

Ижау мәктәпләреннән бәйгедә катнашкан укучылар
Ижау мәктәпләреннән бәйгедә катнашкан укучылар

“Ел саен бәйгедә катнашырга йөзләгән бала теләк белдерә. Кызганыч, залда быел Воткински, Сарапул шәһәрләреннән укучылар юк. Ижау мәктәпләреннән, Можга, Кизнердан, Балезино районыннан, Татарстанның Әгерҗе төбәгеннән берничә номинациядә катнашкан балаларның чыгышларыннан күренә - алар бәйгегә бик җентекләп әзерләнгән. Инде аның йомгаклау турына да балалар да, укытучылар, ата-аналар да тагын даныклап әзерләнеп килгәннәр”, диде милли-мәдәни автономия рәисе Рәмзия Габбасова.

Дөрестән дә, бәйгедә катнашучыларның яшьләре төрле – алты яшьтән алып, унҗидегә кадәр. Балаларны әлеге бәйгедә катнашуда кызыксындыруны күзаллап, оештыручылар төрле алымнар куллана. Беренче бәйгеләр сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр арасында гына уздырылса, хәзер җырлар башкаручыларны да, каләм тибрәтүчеләрне дә билгеләп үттеләр.

Әкият геройлары белән
Әкият геройлары белән

“Яңарыш” газетасы хезмәткәре Рилия Закирова “Көмеш каләм” номинациясендә газетага килгән һәм бәйгегә җибәрелгән һәр язманы тикшереп чыктык. Тукайның үткән елда юбилее булгач, әлеге бәйгене Тукайга багышлаган идек. Аның әсәрләрен уку, язмаларын да шагыйрьнең иҗатына багышлауны шарт итеп куйган идек. Быел экология елы, шуңа да башка авторларның да туган авыл, табигатькә багышланган шигырьләрен алу Тукайдан читкә китү түгел дип тәкъдим иттек. “Янарыш”ның “Алтын йомгак” битенә дә балаларның туган тел, туган як темаларына язмалары күп килә, димәк, укучылар бу теманы үз итә,шуңа да бәйгегә дә аларны тәкдим иттек. Мисал өчен, Можга районы Сосмак авылыннан балалар, Глазов районыннан Абашева Гүзәлнең төбәкнең тарихын, йолаларыбызны саклау темасын күтәреп, эзләнү эшләре югары бәя алды”, дип уртаклашты Рилия Закирова.

Башка нәфис сүз, вокал номинацияләрендә катнашучыларның уңышлы чыгышларын бәйгенең йомгаклау тамашасында да күреп булды. Удмуртиядә яшәп иҗат итүче җирле шагыйрьләрнең дә әсәрләре күп яңгырады.

Тамаша залы
Тамаша залы

“Туган телем – иркә гөлем” бәйгесендә ел саен Татарстанның Әгерҗе төбәгеннән дә балалар күпләп катнаша. Удмуртия мәктәпләрендә белем алучы татар балалары өчен аларның чыгышлары – дәрес дип әйтергә мөмкин. Мисал өчен, Тирсә авылыннан Луиза Мусина, икенче сыйныф укучысы гына булса да, өлкәннәрдән бердә калышмады, сәнгатьле итеп башкарды сайлап алган шигырен. Бүген авылларда телевизор тапшыруларын карап, күбрәк рус телендә аралашу гадәти күренешкә әверелеп килә. Луизаның әби-бабай, әти-әни телен сакларга кирәк дип әйтүе, үзенең дә дуслары белән туган телендә аралашуы башка малай-кызлар өчен үрнәк.

Бәйгедә катнашучылар арасында инде берничә ел рәттән чыгыш ясаучыларны күрү күңелләрдә шатлыклы хисләр тудырды. Балезино районыннан Хәмидә Касимова әле мәктәптә укымаганда ук бәйгеләрдә катнашты. Шигырь сайлап, аны сәнгатьле итеп сөйләргә әнисе белән шөгыльләнә. Җыр һәм биюләргә караганда шигырьләр өйрәнүне аеруча хуп күрә. Авылдашы Айнур Касимов исә, әле шундый зур бәйгеләрдә беренче тапкыр катнаша. Укытучы апасы белән шигырьне дә бүгенге көн таләбенә туры килгәнен – туган телнең кирәкле булуы темасын сайлаганнар.

Нияз Тукманов чыгыш ясый
Нияз Тукманов чыгыш ясый

Бәйгедә җиңүчеләр исемлегендә Ижау шәһәренең 10нчы санлы мәктәбе укучылары еш аталды. Алар арасында да төрле сыйныф укучылары булуы сөендерде. Күпләренең исемнәре таныш Нияз Туманов, Илдар Такутдинов һәм башкалар. Алар җирле авторларыбызның туган телебез, туган төбәгебезгә багышланган әсәрләрне сайлаган.

10нчы санлы мәктәпнең ана теле укытучысы Фәридә Кашапова һәр эшкә җаваплы карашы белән аерылып тора. Балаларда да җаваплылык хисе тәрбияләргә тырыша. Аларның талантларын үстерүгә күп көч куя. Ел саен аның укучылары җиңүчеләр исемлегендә атала. Башта мәктәптә Шигърият бәйрәмен уздырганнар, иң уңышлы чыгыш ясаучыларны республикакүләм конкурска алып килгән. Быел мәктәп укучылары шигырьләр сөйләп кенә калмады, мәктәптә фольклор ансамбль дә оешкан, аларга милли киемнәр теккәннәр, кызлар чыгышын зал көчле алкышларга күмде.

Бәйрәмне Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе республиканың милли сәясәт министрлыгының финанс ярдәмендә, Халыклар Дуслыгы йорты белән бергә оештырды. Бәйгенең шартлары да елдан ел җитдиләнә, оештыручылар да аны төрлеләндерә.

Можгадан укучылар чыгыш ясый
Можгадан укучылар чыгыш ясый

“Узган елда бәйге интерактив уен рәвешендә узды. Быел йомгаклау өлешенә Минзәлә драма театрын чакырдык. Алар Тукай әсәре буенча “Тапкыр кәҗә турында әкият” алып килделәр.Бәйрәмне төрле формаларда уздыру отышлы. Кызыксынучылар артты. Әгерҗедән бик күп килделәр балалар. Кызыксыну булгач,киләсе елга яңа форма уйлап табу өчен этәргеч бирә”, дип әйтте Азатлык хәбәрчесенә милли-мәдәни автономия рәисе Рәмзия Габбасова.

Быел да балалар белән интерактив уен, викторина булды. Аны Минзәлә театры артистлары оештырды. Габдулла Тукай тормышына, иҗатына багышланган сорауларга төгәл җаваплар бирүчеләр бүләкләр дә алды. Ә Минзәлә театрының барлык катнашучыларга бүләге – Тукай әсәрләренә нигезләнеп әзерләнгән “Тапкыр кәҗә турында әкият” булды.Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятен кечкенәдән тыңлап үскән балалар курчак театры башкаруындагы спектакльне бик кызыксынып карады.

Театр артисты Рушания Галиуллина: “Гомерем буе драма театрында эшләдем. Хәзер курчаклар белән таныштым, бу икенче профессия булып чыкты. Курчакны яшәтү – икенче дөнья. Кызык. Балалар бит курчаклар белән уйнарга ярата. Шуңа да, курчак җанлап сөйләшкәч, алар кызыксынып кабул итә, әкиятнең эчтәлеген курчаклар аша тизрәк аңлый”, диде.

Рәмзия Габбасова (с) һәм алып баручы Лариса Гайнетдинова
Рәмзия Габбасова (с) һәм алып баручы Лариса Гайнетдинова

Әкиятләр аша сабыйларны ана теленә гаиләдә өйрәтү кирәклеген бәйрәмгә оныгы белән килгән дәү әниләр дә билгеләп үтте. Әскәргә әле өч кенә яшь. Ул Азатлык хәбәрчесенә Тукай әсәрләрен матур итеп сөйләде. “Туган телне” җырлап та күрсәтте.

Ана теле бәйгесендә җиңүчеләргә, телебезнең сагында торучы, үстерүче, балаларда мәхәббәт тәрбияләүче укытучыларга дипломнар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG