Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рига мэры Нил Ушаков Рига-Казан арасындагы беренче очыш белән Казанга килде


Рига мэры Нил Ушаков Казан һава аланында
Рига мэры Нил Ушаков Казан һава аланында

Казанга Рига мэры Нил Ушаков килде. Латвия башкаласы башлыгы 27 апрельгә каршы төндә Рига белән Казанны бәйләүче беренче очыш белән килде. Ике шәһәр арасында airBaltic һава ширкәте очкычлары оча башлады.

Нил Ушаковның Татарстан транспорт министры Ленар Сафин, Казан вице-мэры Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев каршы алды.

Бүген Татарстан һәм Латвия башкалаларын бәйләүче туры рейс ачылды. Ленар Сафин сүзләренә караганда, беренче очкыч 90 процентка тулы булган. "Бу әлеге маршрут зур популярлык казаначак, икътисади, мәдәни, эшлекле элемтәләргә этәргеч булачак", диде министр.

Ригага очышлар атнасына ике тапкыр булачак. Билет бәясе бер якка 109 евродан башлана.

Казаннан рейс дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе 3 сәгать 20 минутта китә һәм Ригага 6 сәгать 20 минутта төшә. Иртәнге җиделәр тирәсендә Ригадан Европаның иң зур һава аланнарына очышлар башлана. Шулай итеп, Казаннан уңайлы күчеш белән Һамбург, Брюссель, Париж, Копенһаген, Милан, Таллин, Вена, Амстердам, Лондон, Осло, Берлин, Киев һәм башка шәһәрләргә очарга мөмкин.

XS
SM
MD
LG