Accessibility links

Кайнар хәбәр

Композитор Рим Хәсәновка Башкортстанның халык артисты исеме бирелде


Композитор Рим Хәсәнов
Композитор Рим Хәсәнов

Мәшһүр композитор, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рим Хәсәнов Башкортстанның халык артисты дигән исемгә лаек булды.

Рим Хәсәнов быел 9 март көнне үзенең 70 яшен билгеләгән иде. Бу уңайдан республикада бернинди рәсми чара да уздырылмады.

Композиторның юбилеен республика рәсмиләре бөтенләй игътибарсыз калдырмаска булган. Югары исемнең билгеләрен аңа республика башлыгы Рөстәм Хәмитов тапшырды.

Азатлык белән белән әңгәмәдә Рим әфәнде: “Бу исемне миннән ике-өч дистәгә яшьрәк булган сәнгать осталары да алып беткән иде. Әмма гаеп үземдә дә, мин горур бит, беркайчан да миңа исем бирегез дип соранып, ялынып йөрмәдем. Минең өчен иҗат беренче урында, ә төрле астыртын эш йөртүләр (интригалар), баш июләр миңа хас түгел”, диде.

Башкортстан хөкүмәте йортында Рим Хәсәнов белән бергә тагын да илледән артык кешегә Русиянең һәм Башкортстанның мактаулы исемнәре, медаль һәм орденнары тапшырылды. Мисал өчен, танылган әдип Хәсән Назар Башкортстанның халык шагыйре исеменә лаек булды.Шагыйрә һәм журналист Гүзәл Ситдыйковага Хәдия Дәүләтшина исемендәге әдәби премия бирелде.

XS
SM
MD
LG