Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар конгрессы халыкара трибунал оештырырга чакыра


Рефат Чубаров һәм Ленур Ислямов
Рефат Чубаров һәм Ленур Ислямов

Бөтендөнья кырымтатар конгрессы башкарма комитетының чираттагы кучмә утырышы Русиянең Украинага һәм аның гражданнарына, шул исәптән, кырымтатарларына каршы эшләгән җинаятьләре өчен халыкара трибуналны оештырырга чакыру буенча мөрәҗәгатне әзерләде.

29 апрель Киевта узган утырышта Кырымдагы кырымтатарларның хәле, 18 май матәм чараларын Украинада, Европа илләрендә үткәрүгә әзерлек, югалган, үтерелгән, иректән мәхрүм ителгән кырымтатарларга багышланган “Эрвин кайда?” бөтендөнья кампаниясе барышы турында сүз барды, Мәҗлеснең чит илләрдәге эшчәнлеге турында хисап тыңланды. Бу мәсьәләләр турында мәҗлес рәисе Рефат Чубаров, (Украина), Мукремин Шахин (Төркия), Самир Меннан (Румыния) чыгыш ясады.

Русиянең Мәҗлес эшчәнлеген тыю хакында карарын юкка чыгарган БМОның Һаагадагы халыкара мәхкәмәсе карары көн тәртибенең төп мәсьәләләреннән берсе булды.

Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров узган айлар дәвамында башкарылган эшләр хакында чыгыш ясап Мәҗлеснең тышкы эшләре, мәҗлес әгъзалары, җәмәгәть оешмалары белән берлектә Киев, Анкара, Истанбул һәм башка илләрдә оккупациянең 3 еллыгын искә алучы протест чаралары һәм Украинада кырымтатар мәдәниятенә багышланган проектларга аерым тукталды.

Утырышта катнашучылар Русиянең Украинага һәм аның ватандашларына, шул исәптән кырымтатарларга каршы кылган җинаятьләре өчен халыкара трибунал оештырырга чакырды. Бу чакыру БМО, Европа Берлеге, Европаның Парламент ассамблеясына, Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы кебек халыкара оешмаларга җибәрелә.

“Кырымтатар яшьләренең югалулары, аларны утерүләр, бихисап һөҗүмнәр һәм йортларда үткәрелгән тентүләр, Мәҗлеснең тыелуы, мәҗлес әгъзаларын, активистларны, мөселманнарны тоткарлау, бәйсез кырымтатар матбугат чараларын юк итү Русия хәрби көчләренең Кырымга басып кереп, оккупацияләвеннән соң аңлы рәвәштә оештырган этноциды”, диелә әзерләнгән мөрәҗәгатьтә.

Бөтендөнья кырымтатар конгрессының вице-президенты Ленур Ислямов петиция кампаниясен ачык, онлайн рәвәштә уткәрергә чакырды.

Конгрессның башкарма комитеты утырышы 24-28 апрель Нью-Йоркта БМОның асаба халыклар хокукларына багышланган 16нчы форумы көннәренә туры килде. Ул форумда чыгыш ясаган Фетхи Курти Шахин конгресста күтәрелгән мәсьәләләр, ягъни кырымтатарларның Кырымда Русия тарафыннан эзерләкләнүе, Мәҗлеснең тыелуы турында әйтте.

Бөтендөнья кырымтатар конгрессы тарихи ватаннары Кырымда һәм Төркия, Румыния, Польша, Канада, АКШ, Литва, Урта Азия илләрендә яшәүче кырымтатар диаспораларын берләштерә.

XS
SM
MD
LG