Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев минималь хезмәт хакын яшәү минимумы дәрәҗәсенә күтәрү кануны әзерләргә кушты


Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев министрлыкларга минималь хезмәт хакын яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерү канунын әзерләргә кушты.

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев берничә министрлыкка минималь хезмәт хакын яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерү турында канун өлгесен 20 майга кадәр әзерләргә кушты. Бу хакта Русия хөкүмәте сайтында белдерелә.

19 апрельдә Дәүләт Думасында хөкүмәтнең еллык хисабы белән чыгыш ясаганда Медведев минималь хезмәт хакын яшәү минимумы дәрәҗәсенә алдагы берничә ел эчендә күтәрергә кирәк, дип әйткән иде.

1 июльдән минималь хезмәт хакы 7800 сумга кадәр күтәреләчәк. Бу хактагы канунны президент инде имзалады. Яшәү минимумы күләме бүгенге көндә 10,5 мең сум тирәсе тәшкил итә.

2014 елдан Русиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсе арта бара. Вице-премьер Ольга Голодец сүзләренчә, бүген Русиядә биш миллионга якын кеше минималь хезмәт хакына яши.

Яшәү минимумы Русиядә яшәүнең реаль бәясенә таянып, хөкүмәт тарафыннан өч айга бер исәпләнә. Минималь хезмәт хакы бәясе федераль канун белән үзгәртелә.

XS
SM
MD
LG