Бүген Татарстанның экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында парламентарийлар проблемлы банк мөштәриләренә һәм фатир алам дип алданучыларга ярдәм максатыннан җир бирү турында канун өлгесен хуплады. Канун өлгесе Дәүләт шурасының чираттагы утырышында каралачак.
Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Сергей Демидов җир бүлеп бирүнең алгоритмы белән таныштырды.
"Без инвесторга инвестиция ягыннан отышлы дип саналган җир кишәрлекләре тапшырабыз, ул шуларда нинди дә булса проектны тормышка ашырачак. Әлеге проекттан кергән акчаның бер өлеше финанс, кредит оешмалары һәм намуссыз төзүчеләрнең эшеннән зыян күрүчеләрнең таләпләрен үтәүгә китәчәк", диде Демидов.
Элегрәк Татарстан хөкүмәте проблемлы банк мөштәриләренә һәм дольщикларга ярдәм күрсәтү өчен махсус оешма төзиячәк, дип хәбәр ителгән иде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Русия президенты Владимир Путинга да җиткерде.