Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстанда "Үлемсез полк" йөреше исламга каршы килә дип белдерелде


"Үлемсез полк" йөреше
"Үлемсез полк" йөреше

Таҗикстанда "Үлемсез полк" чарасы президент тарафыннан расланган Җиңү бәйрәмен уздыру чаралары исемлегенә кертелмәгән. Әлеге чара ислам кыйммәтләренә каршы килә дип белдерелә.

Ислам гадәтләренә ярашлы, урамнарга һәлак булган кешеләрнең фотоларын күтәреп чыгарга ярамый, диелә "Ховар" дәүләт мәгълүмат агентлыгы белдерүендә. Моннан тыш, Таҗикстанда һәм Әфганстанда сугыш дәвам итү сәбәпле, өстәмә чаралар уздырырга мөмкинлек юк, диелә.

"Үлемсез полк" чарасы соңгы берничә ел дәвамында Русия шәһәрләрендә һәм элекке Советлар берлегенең кайбер илләрендә уздырыла. 9 май көнне Икенче дөнья сугышында катнашучыларның портретлары белән аларның туганнары урам йөрешенә чыга.

Соңгы ике елда чараны оештыру белән Кремль тарафлы Гомумрусия милли фонды шөгыльләнә. Йөрештә кайбер кешеләрне мәҗбүри катнашырга чакыралар дигән хәбәрләр дә йөри.

XS
SM
MD
LG