Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәчек авылы зиратында кабер ташларын ватуда шикләнелүче тоткарланган


Бәчек зиратында ватылган кабер ташы
Бәчек зиратында ватылган кабер ташы

Татарстан эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, ташларны Бәчек авылында яшәүче 20 яшьлек егет аударган һәм ваткан дип шикләнелә.

Шик астына алынучы үзенең җинаять кылуын таныган, моны аның гаилә әгъзалары да раслый, аларга ул кылган гамәлләре турында сөйләгән диелә.

Тоткарланган яшь кеше психик авыру белән теркәлгән инвалид. 2014 елда Яшел Үзән шәһәре мәхкәмәсе карары белән эшкә сәләтле түгел дип танылган, шуңа күрә ул үз гамәленең сәбәбен аңлата алмады, диелә министрлык сайтында.

Бәчек авылы янындагы татар зиратында кабер ташларын аудару һәм вату турында 30 апрельдә билгеле булды. "Мәетләрне һәм каберлекләрне мәсхәрәләү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган иде.

Бәчек авылында 90лап кабер ташы мәсхәрәләнгән
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:15 0:00

XS
SM
MD
LG