Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаскәров ансамбле гайнә ягы татар-башкортлары биюен әзерли


Гаскәров ансамбле гайнә башкортлары биюен әзерли
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:57 0:00

Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле вәкилләре Пермь өлкәсе Барда районы авылларында булып халык биюләрен өйрәнеп кайтан.

Башкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле репертуарында хәзер 60лап бию бар. "Кирәк икән, бүген-иртәгә без аларны сәхнәгә чыгып бии алабыз", ди ансамбль җитәкчесе Филүс Казакбаев. Бүген фәйзиләр тагын бер бию өйрәнә. Яңа гына алар Пермь өлкәсенең Барда районында булып кайткан.

"Барда районына барып гайнә башкортларының милли киемнәрен карап, аларның көйләрен тыңлап, хәрәктәләрен күреп, бик үзенчәлекле материал алып кайттык. Аларның бик үзенчәлекле музейлары да бар. Костюмнарының эскизларын алып, фотога төшереп, видеога яздырдык. Һәм шушы гайнә башкортлары биюен үзебезнең репертуарга алырга уйлыйбыз.

Без башкорт биюенең төп хәрәкәтләреннән, эчтәлегеннән һәм көйләреннән тайпылмаска тырышабыз. Бу – безнең төп бурычыбыз. Фәйзи Гаскәров ансамбльне оештырган вакытта, районнар һәм авыллар буйлап йөреп халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, фольклорын өйрәнгән. Без дә шул ук эшне дәвам итәргә тиешбез. Кайбер балетмейстерлар заманча биюләр куя. Төрле коллективларның үз юнәлеше бар. Заманча һәм стилизованный биюләр барлыкка килеп тора, моңа һәр балетмейстерның үз каршы. Без моңа каршы түгел", дип сөйләде Азатлыкка Казакбаев.

Фәйзи Гаскәров исемендәге ансамбль
Фәйзи Гаскәров исемендәге ансамбль

Ансамбль башкорт, татар һәм дөньядагы башка халыкларның биюләрен башкара. Ансамбль оешуыннан бирле барлыгы йөздән артык бию куйган. Әлегә кадәр тамашачының ансамбльнең сәхнә артындагы тормышын күргәне, киемнәрен киеп, чулпыларын тотып караганы юк иде.

Апрель азагында ансамбль "Гомердә – бию" дип аталган яңа проект тәкъдим итеп, тамашачыларны үзенә кунакка чакырды. Чит илләрдән килеп укучы студентлар да, гаскәровчеләргә мөкиббән уфалар да бию киемнәрен киеп карады. Хатын-кызларны бизәнү әйберләре – борынгы чулпылар, муенсалар бигрәк тә кызыксындырды. Данлыклы биюче Рәшидә Туйсина кечкенәләргә башкорт биюе хәрәкәтләрен күрсәтте. Ансамбль тамашачыларны репетиция залына чакырып, биеп тә күрсәтте.

XS
SM
MD
LG