Accessibility links

пәнҗешәмбе, 17 август 2017, Казан вакыты 00:41

Матбугат Навальный Барселонага очты дип яза. Оппозиционер элегрәк дәвалану өчен чит илгә барырга җыенуын әйткән иде.

Оппозициядәге сәясәтче Алексей Навальный чит илгә очып китте, дип яза "Московский комсомолец" исемен әйтмәгән чыганакларга таянып. Басма белдерүенчә, оппозиционер Барселонага юл тота. Әлегә Навальный үзе дә, аның вәкиле дә бу хәбәргә аңлатма бирмәде.

Апрель азагында Навальныйга зеленка сиптеләр һәм аның күзе җәрәхәтләнде. Берничә көннән соң аңа чит ил паспорты бирелде. Моңа кадәр биш ел ул паспорт ала алмаган иде. Паспорт алганнан соң Навальный дәвалану өчен чит илгә барырга җыенуын әйтте.

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте Навальныйны чит илгә чыкмаска кисәтте. Оешмада белдерүләренчә, "Кировлес" эше нигезендәге шартлы хөкем чыгарылу сәбәпле, оппозиционерга чит илгә чыгу тыелган. Навальный "аңа чит илгә чыгу берничек тә тыелмаган" дигән җавап кайтарды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG