Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Урмай фестивален милләт алдында вазифа буларак уздырабыз"


"Урмай-Зәлидә" фестивале гөрләп узды, әмма икътисади кризис үзен сиздерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:56 0:00

Чуашстандагы татарларның рәсми булмаган мәдәни башкаласы Урмай авылында төрки халыкларның "Урмай-Зәлидә" дип аталган традицион мәдәният фестивале үтте.

Бишенче ел рәттән узган чарада быел нигездә чуаш белән татарлар гына катнашты. Моның сәбәпләре икътисадка бәйле дип аңлатты оештыручы Фәрит Гыйбатдинов.

6-8 май көннәрендә Урмай авылы мәдәният йорты сәхнәсеннән 780ләп кеше узды. Быел халык биюләре, аутентик шәкелдә эшләүче җыр һәм бию ансамбльләре, милли ядкарьгә әйләнгән җырларны башкаручылар белән беррәттән инструменталь башкару, декоратив-гамәли сәнгать номинацияләре дә булдырылган иде. Соңгысында 33 кеше кул эшләрен күрсәтте.

Жюрида Миләүшә Айтуганова (уртада) һәм Гамирә Гаделшина (уңда)
Жюрида Миләүшә Айтуганова (уртада) һәм Гамирә Гаделшина (уңда)

"Татаркино" җитәкчесе Миләүшә Айтуганова җитәкчелегендә 17 кешедән торган жюри 51 ансамбль, 65 аерым җырлаучы арасыннан иң яхшыларын сайлап алды.

Оештыручылар катнашучыларның тагын да күп була алуын, әмма акчасызлык аркасында Урмайга килә алмауларын әйтте.

Фәрит Гыйбатдинов
Фәрит Гыйбатдинов

"Якутлар, балкарлар килергә тиеш иде, финанс мөмкинлеге таба алмаганнар. Үзешчәннәргә бит акча табу авыр. Менә Якутиядән монда килер өчен генә дә бер кешегә алтмыш мең сум акча кирәк. Балкарларга исә бер кешенең юл чыгымы ун меңгә төшә. Әмма бүген интернет заманы, шуңа күрә без аларны видеоязмалар аша бәяләдек. Читтән торып катнашучыларны да санасаң, меңнән артык булыр иде", ди оештыручы Фәрит Гыйбатдинов.

Шулай да Урмай сәхнәсендә Чуашстан, Казан һәм Татарстан районнарыннан, Ульян, Түбән Новгород, Пермь, Свердлау өлкәләреннән, Башкортстан белән Мари Иленнән, Омски шәһәреннән килгән сәнгатькәрләр чыгыш ясады.

Фестивальгә Урмай мөхтәсибәте дә зур өлеш кертте

Фестивальне гамәлгә куючылар арасында Татар конгрессы, Чуашстан Диния нәзарәте, Татарстан мәдәният министрлыгы торса да, быел чыгымнарның бер өлешен Чуашстан мәдәният министрлыгы гына каплаган. Нигездә иганәчеләр ярдәм иткән. 30 ел буена Урмай авылында төрле зур-зур бәйгеләр уздырып килгән Фәрит Гыйбатдиновның ярдәмчеләре шактый. Менә быел катнашучылар ике көн буена мәхәлләнең кунак йортында тукланды. Ул мәдәният йорты янында гына урнашкан.

Урмай мәхәлләсенең кунак йорты
Урмай мәхәлләсенең кунак йорты

"Безнең бер канатыбыз - дин булса, икенчесе - мәдәният. Бер-беребезгә ярдәм итәргә кирәк, мөселманлыкның төп шартлары да шул. Шуңа күрә бер-беребезгә булышып яшәмәсәк, милләтебез дә алга бармаячак. Мондый эшләрдә дин әһелләренең ярдәм итүе табигый", ди Урмай мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Сафиуллин.

Урмай кунаклары авыл йортларында һәм егерме чакрымда гына урнашкан Канаш шәһәрендәге транпорт-энергетика көллияте тулай торагында яшәде.

Фестивальгә төрлечә бәя бирүчеләр булды

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гамирә Гаделшина "Урмай-Зәлидә" татар дөньясында уникаль һәм бердәнбер проект дип бәяли.

"Татар илендә халык мәдәниятенә багышланган төрле бәйгеләр бар, "Урмай-Зәлидә"нең кыйммәте - төрки халыкларны берләштерүдә. Бу фестиваль барлыкка килгәннән бирле мондагы сәхнәдә без балкарларны да, карачайларны да, якутларны да күрдек. Шулай ук татарның барлык этник төркемнәре дә монда чыгыш ясады", ди үзе дә "Алтын мәйдан" дип аталган халыкара фестиваль оештыручысы булган Гамирә Гаделшина.

"Урмай-Зәлидә"гә Нижгар якларыннан ел саен катнашучылар алып килүче Гүзәлия Зиннәтуллина, быел фестивальнең үсешен күрмим, башка елларны катнашучылар тагын да күбрәк була һәм чыгыш ясаучы төркемнәр бер-берсе белән мәш килеп дуслаша, аралаша иде, ди.

Казанның "Җомга" ансамбле әгъзасы Венера Латыпова, фестивальгә ел саен яңадан-яңа төркемнәр килә, бик күп мәгълүмат алып китәбез моннан, оештыру ягы да бик ошый, ди.

Әстерхан татарлары Казанга Гран-при алырга ярдәм итте

Казанның Идел буе районының 16нчы санлы гимназиясендә эшләүче "Мирас" ансамбле балалары быел беренче генә тапкыр Урмайда. Җитәкчеләре Дәүләт Умәров - Әстерхан татары, инде ун елдан артык Казанда яши. "Мирас" ансамблен дә ул тәүдә Әстерханда оештырган булган. Казанга күчеп килгәч, бу эшен дәвам иткән.

Казанның "Мирас" бию ансамбле "Урмай-Зәлидә"дә гран-при алды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:35 0:00

Бүген бу ансамбльгә 120ләп бала йөри. Алар инде Төркия, Франция, Испания, Австриядә чыгыш ясаган.

Урмайдагы бәйгегә алар Себер, мишәр, Әстерхан татарлары биюләрен алып килгәннәр. Халык бигрәк тә Әстерхан татарлары биюен ошатты. Халык белән жюри фикере дә тәңгәл килгән булып чыкты. "Мирас" ансамбле "Урмай-Зәлидә"нең Гран-приена лаек булды.

Тамашачы
Тамашачы

"Канәгатьлек хисе әлегә юк"

"Урмай-Зәлидә" фестиваленә килгән соңгы кунакларны озаткач та, оештыручы Фәрит Гыйбатдинов, әле канәгатьлек хисе юк, анализларга кирәк, мунча кереп, ял иткәч, уйлагач, фестивальгә нәтиҗәләр ясап була, ди. Шулай да бу фестивальне дәүләт оештырган зур чаралар белән чагыштырырга ярамый, без аны тиеннәргә, халыкчан, милләт алдындагы вазифабыз буларак уздырабыз, ди Фәрит әфәнде.

Шулай да мунча кереп, ял итеп, уйланып ятарга язмаган, күрәсең. Фәрит Гыйбатдинов бәйге тәмамлану белән үзенең "Мишәр" ансамбле белән мең ярым чакрымлык юлга кузгалды. Алар Чиләбе өлкәсе Кунашак районында (заманында "Маяк" фаҗигасен кичергән төбәктә - ред.) яшәүче татарлар алдында чыгыш ясаячак. Шунда ике төбәкнең татар мохтариятләре хезмәттәшлеге хакында килешү дә имзаланачак.

XS
SM
MD
LG