Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан студентларына "Үлемсез полк" фотосурәтләрен тараттылар


КНИТУ (КХТИ) студентларына фотосурәтләр тараталар
КНИТУ (КХТИ) студентларына фотосурәтләр тараталар

Казан ширкәтләрендә, төрле оешмаларда эшләүчеләр "Үлемсез полк" чарасына ихтыяри-мәҗбүри чыгарга кушуларын белдерә.

9 май Казан тикшеренү технология университеты (элекке КХТИ) студетларына "Үлемсез полк" чарасына чыгар алдыннан фотосурәтләр тараттылар. Студентлар фотосурәтләрне кул куеп алды. 30-40лап фото таратылган.

КНИТУ каршына студентлар, укытучылар җыела
КНИТУ каршына студентлар, укытучылар җыела

Таҗикстаннан килеп укучы бер студент: "Узган ел да белмәгән кешеләрнең сурәтләрен күтәреп йөрдек" дип белдерде. Ул шулай ук быел күпләрнең үз фотосурәтләре белән килүен дә әйтте.

Казан дәүләт медицина университеты студентларына да үзләренең туганнары булмаган фотосурәтләр таратканнар. Бу хакта Азатлыкка "Үлемсез полк" чарасына чыккан студентлар белдерде.

Казан дәүләт медицина университеты студентлары "Үлемсез полк" чарасында
Казан дәүләт медицина университеты студентлары "Үлемсез полк" чарасында

Казан ширкәтләрендә, төрле оешмаларда эшләүчеләр "Үлемсез полк" чарасына ихтыяри-мәҗбүри чыгарга кушуларын да белдерде. 102нче мәктәптә чарада мәҗбүри катнашу турында белдерү дә эленеп торды.

XS
SM
MD
LG