Accessibility links

җомга, 18 август 2017, Казан вакыты 13:36

Моннан берничә ел элек үзем дә “Ярдәм” мәчетендәге хәзрәт Илдар Баязитовка сокланып саллы гына мәкалә язган идем. Аннан соң мең кат үкенгән чаклар булды.

Азатлыкта "Ярдәм" мәчете турындагы сюжет күрдем. Тик сюжетыгызның азагына кадәр көтсәм дә, “Ярдәм”дәге галәмәтләргә карата беркем бер фикер әйтмәде. Башкаларның да моңа мөнәсәбәтен ишетәсем килеп калды.

Дөньяда ниләр барын белмәгән кешеләр өчен “Ярдәм” мәчетендәге хәзрәт Илдар Баязитов бөтенләй дә “изге җан” булып күренәдер. Кечтеки канатлар тагып, җирдән аз гына биегрәк очып йөрүче кеше булып күзалланадыр. Моннан берничә ел элек үзем дә бу кешегә сокланып саллы гына мәкалә язган идем. Аннан соң мең кат үкенгән чаклар булды, чөнки еллар дәвамында мөселман белән мөселманны аерырга өйрәнергә туры килде.

"Ярдәм" мәчете басмаханәсе хезмәткәре Павел Зубань
"Ярдәм" мәчете басмаханәсе хезмәткәре Павел Зубань

Мактыйм дигән кешегә хәзер дә мактарлык югыйсә. Сукырларга, мохтаҗларга ярдәм итеп күпме эшләр башкара бит, җаныем. Менә хәзер дә, акча эшләүнең нинди яхшы ысулы табылган. Георгий тасмалары, “На Берлин!”, “Гитлер вонючка” һәм башка язулы ябыштырмаларны бастырып сатып ятып була икән. Чиркәүләр, әнә, әллә кайчан үз шәмнәрен, изгеләренең сурәтләрен сатып бизнес ясый, мәчетләр генә арта калмас, ләбаса.

Татар, мөселман кешеләре эшкә урнашып беткән бугай, аллага шөкер, мәчетнең типографиясендә дә православ кешесе эшли икән. Түшенә Изге Георгий тәресенең тасмасын да тагып куйган. Ягъни, мәчеттә эшләүче кешеләр инде тәре тагып йөри дип карарга мөмкин. Әле тагып кына калмый, ә шуны ябыштыргычлар итеп бастырып халыкка тарата. Дәгъвәт эшләре алып бара дип караргамы монысын? Һәрхәлдә, миңа башкача күренми.

Әгәр мохтаҗларга акча эшләү нисбәтеннән бар төрле хәрәм эш тә яраклы икән, "Ярдәм" мәчете тирәсендә дуңгыз фермасы ачып җибәрергә була

Бу ябыштыргычлардан алынган акча мохтаҗларга китәчәк, имеш. Әгәр мохтаҗларга акча эшләү нисбәтеннән бар төрле хәрәм эш тә яраклы икән, “Ярдәм” мәчете тирәсендә дуңгыз фермасы ачып җибәрергә була. Бушлай киңәш дип кабул итегез монысын. Анда урын җитәрлек, мәйдан киң, рәхәтләнсеннәр мыркылдап. Мәчет тирәли җиде кат әйләнеп. Сасыга, тизәк исенә чыдый алмаган кешеләрнең авызын томаларга була: сез, җирбитләр, оятсызлар, мохтаҗларга каршы эшлисез дип.

Ә бәлки, мәчет кибетендә аракы сатаргадыр? Аннан керем бигрәк тә күп булыр, мөгаен? Мохтаҗлар да куанып бетә алмас, әле өстәвенә мәчеткә йөрүчеләр саны да артыр. Мәчеткә йөрүче саны арткач, Аллаһы тәгалә дә канәгать булырга тиеш бит инде.

Илдар Баязитов транспарант тотып чыгуы белән дә мактанды сюжетта. Мәчет аларны да ясый икән. Безнең авыл мулласын сүгәргә кирәк булыр әле кайткач: Коръән кушмый дип зираттагы сурәтләрне дә алдырып бетерде. Ә Илдар Баязитов, әнә, Аллаһы тәгаләдән аерым индульгенция-ярлыкау алган ахры, аңа ярый! Ул бастыра да, күтәреп тә йөри. Булдыра!

"Ярдәм" мәчете имамы Илдар Баязитов
"Ярдәм" мәчете имамы Илдар Баязитов

Казанның Благовещение соборында булганыгыз юкмы? Аның диварларындагы рәсемнәрдә Казанда табылган Изге Ана иконасының тарихы сурәтләнгән. Ахыр чиктә шуны транспарант белән күтәреп тәре йөреше ясыйлар – Казан буйлап йөриләр. “Ярдәм” мәчетенең дә диварына эчке яктан Илдар Баязитовның транспарант тотып төшкән рәсемнәрен ясатырга була. Ә нәрсә? Патриотлык та тәрбияли. Фотолар ясатырга хәер-фатихасы бар инде. Андый фотосурәтләр истәлек дип үзе сөйләде бит. “Ярдәм” мәчетендә иң күп акча эшләүгә ирешкән имамның истәлеге дип сөйләрбез еллар узгач. Мактанырбыз.

Башкалар кылган гамәлләрдән исереп, саташып йөрү мөслим кешегә килешә торган гамәл түгел

Татарда шундый шәп бер әйтем бар: “Кеше куян куа диеп, син дә куян ку тагы!” Башкалар кылган гамәлләрдән исереп, саташып йөрү мөслим кешегә килешә торган гамәл түгел. Мәчет динне тарату белән генә түгел, әхлакны үстерү белән дә шөгыльләнергә тиештер. Ә монда ни дин, ни әхлак. Монда бары тик акча! Инде, Аллам сакласын, башка мәчетләр моннан үрнәк алып шушы юлга кереп китмәсен.

Менә шушы акча сәясәтен ачык күргәнгәме, Илдар Баязитов минем өчен бүген ике аяклы оксюморонга* әйләнде. Аның образы тәре йөреше алдында баручы, бер кулына – транспарант, икенче кулына намазлык белән Коръән тоткан кеше буларак күзаллана. Бу шәхси фикерем һәм минем күзаллау. Бәлки, башкалар өчен ул һаман да җирдән өстәрәк фырылдаучы бер фәрештәдер.

Илдинә Ядкәрова
Казан

* Оксюморон – капма-каршы мәгънәле сүзләрдән төзелгән сүзтезмә. Мәсәлән, тере мәет, оптимистик трагедия.

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG