Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лаеш комплексында 60 мең тавык яндырылды


11 май Татарстанның Лаеш кошчылык комплексында кош кизүе сәбәпле 60 мең тавык яндырылды. Барлыгы 450 мең кошны яндыру күздә тотыла.

11 май көнне Лаеш кошчылык комплексында 60 мең тавык яндырылган. Моның турында Татарстан хөкүмәтенең Ветиринария баш идарәсе хәбәр итә.

"Кизүнең барлыкка килү сәбәпләре ачыклана. Кизү чыганагын табу эшләре алып барыла. Владимир шәһәрендә урнашкан Хайваннарны фәнни-тикшеренү федераль үзәгенә азык җибәрелде, вирусның анда булу-булмавы ачыклана" диелә идарә сайтында урнашкан белдерүдә.

10 май көнне Лаеш комплексында кош кизүе барлыгы расланды. Комплексның сәүдәгә чыгарылга тауары кибетләрдән алына. Комплекстагы барлык тавыкларны яндырырга җыеналар. Бу якынча 450 мең баш.

Элегрәк Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов кизүдән якынча зыян күләмен атады - 100 миллион сум. Комплекс иминиятләштерелмәгән, ләкин Әхмәтов кош комплексына ярдәм юлларын уйларга вәгъдә итте.

XS
SM
MD
LG