Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ува татарлары мәчетне каплаган канунсыз төзелешне туктатырга тырыша


Мәчет каршында барган төзелеш
Мәчет каршында барган төзелеш

Удмуртиянең Ува авылы татарлары мәчетне каплаган рөхсәтсез төзелешкә борчылып яши. Төрле даирәләргә мөрәҗәгать итсәләр дә, әлегә нәтиҗә күренми, төзелеш дәвам итә.

Удмуртиянең Ува авылында татарлар саны 2 процент тәшкил итә. Алар аз булсалар да, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, дини йолаларыбызны үтәп яшәргә омтыла. Дин кардәшләребез үткән гасырның 90нчы еллар башында ук үз тырышлыклары белән мәчет салды. Анда дин белемен алды, намазларга, гаетләргә җыелды.

Мәчет ярымайлы манарасы белән ерактан күренеп тора иде. Тик ике ел элек иман йорты каршында зур төзелеш башланган. Нәкъ шушы төзелеш мөселманнарда канәгатьсезлек тудыра да. Төзелешкә район администрациясе рөхсәт бирмәгән. Элек мәчет каршында булган ике катлы агач йортны бары тик реконструкцияләү өчен генә документ бар. Иман йортын биек бина каплавы һәм мәчет белән төзелеш арасында янгыннан саклану иминлеге тиешлечә булмавы да мөселманнарны борчый.

Вәсил хәзрәт Мингазетдинов
Вәсил хәзрәт Мингазетдинов

Увада мәчетне дин кардәшләребез үткән гасырның 90-нчы елларында үз көчләре белән шушы урында үскән агачлардан арындырып, чүплекне чистартып төзегән иде. Бу изге эшне ул елларда инженер булып эшләүче Вәсил ага Мингазетдинов башлап йөрде. Оешмалар белән сөйләшеп, шушы җирләрдә үскән агачларны эшкәртеп иман йортын төзеделәр. Ува мәчетенең беренче имамы Вәсил хәзрәт Мингазетдинов әйтүенчә, аның бер оешмада инженер булып эшләве, кул астында төрле техника булуы, мәчет бинасын бер көндә күтәреп, тәрәзәләрен куеп, түбәсен капларга мөмкинлек биргән. Тиздән шушы төзелеш эчендә тимер кисмәккә торбалар ялгап, мич ягып, намазлар да укыганнар.

Мәчеттә дәрес бара
Мәчеттә дәрес бара

Вәсил ага үзе Увадан Ижауга Җәмигъ мәчетенә йөреп дин белемен туплый, кайтып мөселманнарга сабак укыта. Соңрак биредә хатын-кызлар өчен дә дәресләр оештыра. Хәзер дин сабагын яңа имам хатыйп Абдурахман хәзрәт алып бара.

Нәзирә Волкова сүзләренчә, ике төркемдә хатын-кызлар белем ала. Намазларга да байтак кеше йөри. Гаетләргә тирә-юньдәге авыллардан да мөселманнар килә. Тиздән Рамазан ае керәчәк, алар мәчеткә вакытның соң булуына да карамастан тәравих намазларына йөрергә дә ниятләп тора.

Мәчетне каплаган төзелеш
Мәчетне каплаган төзелеш

Бүген Ува мөселманнарын борчыган сорау – мәчетне каплаган төзелеш. Төзелешнең рөхсәтсез алып барылуы билгеле. Мөселманнар район администрациясе җитәкчесе белән, төзелешне алып баручының үзе белән дә берничә тапкыр очрашып сөйләшкәннәр. Бу очрашулар нәтиҗә бирмәгән. Дин кардәшләребез әлеге проблемны хәл итүдә ярдәм сорап, күпсанлы имзалар җыеп, мөфтияткә хат язган. Мөфтият аларның үтенечен республиканың төзелеш эшләрен тикшерүче оешмаларга, прокуратурага юллаган. Нәтиҗәдә төзелешне алып баручыны бары тик ике мең штраф түләргә генә карар чыгарылган. Ул төзекләндерергә генә рөхсәт бирелгән ике катлы агач йортны сүтеп, бүген дә анда төзелешне эшен дәвам итә.

Ике бина арасыннан мәчет күренеп тора
Ике бина арасыннан мәчет күренеп тора

Төзелешне Удмуртия мөселманнары мөфтие ярдәмчесе, Ижау шәһәренең Үзәк мәчете имам хатыйбы Нәгыйм хәзрәт Каюмов карап чыкты. Ул төзелешләрнең иминлеген тикшерү оешмасы җитәкчесе буларак йомгаклап болай диде:

“Бу йортны салырга рөхсәт юк. Хуҗасын мәчеттәге кешеләр дә, администрация вәкилләре дә кисәткән. Күрәм, биредә реконструкция эшләре башкарылмый, чынлап берничә катлы йорт салына. Кешеләр әйтүе буенча, ул – сәүдә йорты. Аның тышкы кыяфәтеннән үк күренеп тора. Мәскәүдә шундый рөхсәтсез салган йортларны җимерәләр, бу кешене дә тукталырга кирәк. Үзе җимермәсә, мәхкәмә карары нигезендә махсус техника белән сүтеп ташларга кирәк булачак. Мәхкәмә карары шушы төзелешнең рөхсәтсез башкарылуы хакында карар чыгарыр дип ышанам”.

Мәчет ишегалдында
Мәчет ишегалдында

Килеп туган вазгыятьне хәл итү өчен мөселманнар Ува районы башлыгы Владимир Головин белән очрашты. Район башлыгы һәм аның ярдәмчеләре низаг тудыручының кануннар белән исәпләшмичә, үзенең эшен дәвам итүе турында тәфсилләп сөйләде. Моңа чик кую эшенә мөфтият, җәмәгатьчелек килеп кушылгач, бергә нәтиҗәгә ирешербез дигән сүзләр дә яңгырады. Очрашуда Головин вазгыятьне бары тик бер юл гына – мәхкәмәдә хәл итеп булачак дип җиткерде. Бу юнәлештә мөфтиятнең дә ярдәме зур булуын билгеләде район башлыгы.

Фаиз хәзрәт мөселманнар белән
Фаиз хәзрәт мөселманнар белән

Аллаһы Тәгаләнең хөкеме – һәр эшне киңәшләшеп эшләү. Шул вакытта гына уңышка ирешү мөмкин. Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт низагны канун нигезендә чишүне дөрес дип билгели.

"Күршеләр белән тату яшәргә кирәк. Инде бу мөмкин булмый икән, дәүләт тарафыннан бирелгән юллар белән мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк", диде Фаиз хәзрәт.

Ува мөселманнары акча җиңәрме, әллә канун өстенлек алырмы дип мәхкәмә нәтиҗәсен көтә.

XS
SM
MD
LG