Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерханда федераль Сабан туе узды


Әстерхан федераль Сабан туеннан күренеш
Әстерхан федераль Сабан туеннан күренеш

13 май Әстерханда федераль Сабан туе үтте. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин катнашты.

Әстерхандагы федераль Сабан туе Муса Җәлилгә һәйкәл ачу белән башланып китте. Чара үзәк стадионнан ерак түгел урнашкан бакчада үтте. Хәзер бу урын Җәлил скверы дип йөртелә. Аннан кунаклар үзәк мәйданга күчте. Чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Өлкә губернаторы Александр Жилкин бәйрәмне берләштерүче чара дип атады. Әстерхан өлкәсендә яшәүче 150дән артык милләтне берләштерә, Казан белән араны тагын да якынайта, диде ул.

Сабан туенда төп өлешне Татарстанның Түбән Кама районы әзерләгән. Районның мәдәният идарәсе башлыгы Гүзәл Мөбәракшина әйтүенчә, алар бирегә күп тапкыр килеп, җирле халыкның ни белән яшәгәнен, аларнын мәдәни ихтыяҗларын өйрәнгәннәр.

Көрәшче Раил Нургалиев
Көрәшче Раил Нургалиев

Башта бәйрәм мәйданына татарлар яшәгән төбәкләрнең вәкилләре чыкты. 42 төбәк татарлары төркемнәре үзләре яшәгән төбәк әләмнәрен тотып, бер-бер артлы мәйдан әйләнде. Әстерхан ягы әзерләгән күренештә өлкә тарихы, татарларның үткәне чагылды. Әлеге хореографик күренештә 300гә якын әстерханлы катнашты.

Түбәнкамалар да балалар хореографик ансамбльләрен алып килгән. Гүзәл Мөбарәкшина, чарага 586 бала килде, артистларны да исәпләсәк, бәйрәм тамашасында 600дән артык кеше катнаша, диде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җыелган халыкны бәйрәм белән котлады һәм Габдулла Тукай исемендәге 74нче урта мәктәп җитәкчесе Надежда Гоголевага автобус ачкычы тапшырды.

Казан Сабан туен үткәрү мөмкинлеге өчен Рөстәм Миңнеханов Әстерхан губернаторына рәхмәтен белдерде. "Губерния оешуга 300 ел тулу алдыннан бу бик мөһим чара", диде ул.

Чарада Русиянең 40 төбәгеннән 18 мең кеше катнашты. Әстерхан халкы спорт уеннары белән аеруча кызыксынды. Бигрәк тә көрәшне күзәтүчеләр күп иде.

Сабан туенда батыр исемен Татарстан, Русия, Европа бәйгеләрендә күп мәртәбә чемпион булган Раил Нургалиев алды. Татарстан президенты көрәш батырына җиңел машина бүләк итте.

Киләсе елда федераль Сабан туе Чуашстан башкаласы Чабаксар шәһәрендә узачак.

XS
SM
MD
LG