Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сабан туе масрафына иганәләр җыю башланды. "Кояш" газеты, 14 май 1917 ел


"Кояш" газеты, Казан, 14 май 1917 ел (№1118)
"Кояш" газеты, Казан, 14 май 1917 ел (№1118)

Азатлык 1917 елда нәшер ителгән татар матбугаты, анда басылган мәкаләләр белән таныштыруны дәвам итә.

Кояш" газеты Казанда 1912 елның 10 декабреннән 1918 елның 29 мартына кадәр нәшер ителгән көндәлек басма. Баш мөхәррире - Зәкәрия Садретдинов, соңрак Г.Ногайбәков була. Газет XX гасыр башында татар китабын нәшер итеп сатучы иң эре сәүдә оешмасы хуҗалары, данлыклы бертуган Кәримовлар акчаларына чыга.

"Кояш" газеты, Казан
14 май 1917 ел (№1118)

Мәскәүдә Бөтенрусия мөселманнары съезды
(Үз мөхбиребездән)

2 май мәҗлесе. Бүгенге мәҗлес, әүвәлге мәҗлес шикелле, эшкә тотынудан бигрәк тәбрикләшү белән үтте. 12 кеше президиум әгъзалары үзара һәр көнне икешәр кеше нәүбәтләшеп рәислек итәргә карар биргәннәр. Бүген Ибраһим Әхтәмов (Уфа адвокаты) белән Фатих Кариев рәислек иттеләр. Әхтәмов мәҗлескә рәислек итү эшендә зур талантка мөлек ителгәнен күрсәтте. Шуның сеансында мәҗлес бик тәртипле үтү белән һичбер минут бушка әрәм ителмәде.

Мәҗлес 12 ярым сәгатьтә Әхтәмов рәисендә башланып, иң әүвәл Гайсә Мирзаеникиевка сүз бирелде. Ул үзенең Дума исполнительный комитетында әгъза икәнлеген һәм хәзерге вакытта гаскәрия вәзире Гучков белән башка берничә командантларның чыгулары сәбәпле авыр хәлгә төшкәнгә күрә Петроградка китәчәген әгълам итте.

Мәҗлесне тәбрик кыйлып сөйләү өчен, президиум руханилардан, эшчеләрдән, студентлардан, крестьяннардан, Кырымнан, кыргызлардан, Төркестаннан, Литва мөселманнарыннан берәр кешегә 10ар миинут сөйләргә рөхсәт итте. Бу фикер бер авызан кабул ителгәннән соң, руханилар исеменнән Хәсәнгата Габәши сүз алып, гаммә (өммәт) исеменнән съездны тәбрик итте. Голәмәнең җәмәгать эчендәге әһәмиятен, милләтне, динне вә мәгарифне саклап килүче халык гаммә булганлыгын, моны башка милләтләрнең дә бик яхшы аңлаганлыгын сөйләде. Русиядәге башка милләтләр бик нык руслашкан хәлдә татарлар шул голәмәләре саесында бер дә бирешмәделәр. Иван Грозный вакытыннан бирле руслаштыру сәясәте дәвам итсә дә, дин голәмәсе аркасында дин вә милләт һәм мәгариф сакланып килде. Хатыннарның съездга катышуларының әһәмиятен әйтә.

Студент Туминов югары милләтләрдә укучылар исеменнән тәбрик итә:

"Мин сезне сезнең фикерләреңез белә янган укучылардан тәбрик итәм. Күп кешегә мөселманнардан бернәрсә дә чыкмас төсле тоела иде. Ләкин безгә, укучыларга, алай түгел. Дөньяда кешелек дигән гали бер нәрсә барлыгын аңларга вә шул кешелек сәгадәте (бәхете) өчен тырышырга кирәк. Без үз бәхетемезне үземез ясарга тиеш. Безне: “Хөрриятне алган хөр халык!” - дисеннәр. […]

Солдат хатыннары җыелышы

Рус солдаткалары үзара җыелышып, күптән үзләренә бер союз тәшкил иткән булсалар да, мөселман хатыннарында мондый бер нәрсә күренми иде. 12 майда мәйданда шул солдаткаларның гомуми җыелышы ясалып, үзләренең арасыннан 11 кешелек бер бюро тәшкил ителде. Солдаткаларнң саны меңнән аша иде.

Шул ук көндә гомуми җыелыштан соң Учительская школа бинасында бюроларының мәҗлесе булып, рәисә вә сәркатибәләр сайланып, бюро исеменнән рус солдаткалары союзына вә мөслимәләр җәмгыятенә икешәр вәкилә сайланды. Мөселман комитеты хәзереннән бюро өчен бер буш бүлмә сорарга карар бирелде.

Зират туфрагы

10 майда Юнысовлар мәйданында Тимер юлы идарәсенең зираттан туфрак алырга теләвенә каршы чаралар кылу өчен мөселманнарның гомуми җыелышы булып, моннан соң зират туфрагын алдырмаска карар бирелде. Шул эш артыннан йөрергә 10 кешелек бер комиссия сайланылды. Зиратка урын алып бирүдә ярдәме тигән Габдрахман Мөсаллимовка 1 мең 33 сум акча бирелеп, моннан соң акча таләп итмәскә кулыннан язу алынды.

Евангелийский урамыннан шакшы ташучыларны йөртмәс өчен Мөселман комитеты белән чаралар кылу юллары мөзәкәр ителде.

Сабан туе

Илнең кимчелегенә һәм масрафның күплегенә карамыйча быел Сабан туен ясау һәм шәһәрнең түбән сыйныф халкына күңел ача торган көннәр, арзан хак белән консертлар, лексияләр ясау нияте белән Җәмгыяти хәйрия вә Сабан туе комитеты әгъзаларының теләге илә Аркадия бакчасын бөтен җәй буена алып җәйге сезонын Сабан туе белән ачарга, Сабан туен 19, 22, 23 һәм 26 майда да ясарга карар бирде. Һәм хәзердән Сабан туена һәм 22 майда ясалачак балалар һәм хатын-кызлар Сабан туе өчен программалар ясала һәм Сабан туе масрафына иганәләр җыю башланды. Сабан туе комиссиясе әгъзаларыннын Галәм Бикиниев, Габдрахман Үтәгәнов, Ибраһим Әюпов, Габдрахман Монасыйпов, Зиятдин Ваһапов, Фәретдин Шәрәфетдинов, Ибраһим Юзиев, Мөбәрәкҗан Ибраһимов һәм Сәһабзадә Мансуровларга кулларына тиешле мандатлар бирелде. Югарыда исеме язылган әгъзаларның үтенечләрен кире кайтармый, иганә кылуларын Казан мөселманнарыннан хосусый сурәттә үтенеп: комиссия рәисе - Исхак Карташев, сәркатиб – Гыйлемхан Әмирханов.

Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде

XS
SM
MD
LG