Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евровидение бәйгесендә Португалия җырчысы җиңде


Португалия җырчысы Сальвадор Собрал
Португалия җырчысы Сальвадор Собрал

Киевта узган Евровидение-2017 җыр бәйгесендә Португалия вәкиле Сальвадор Собрал җиңү яулады. Ул туган телендә "Amar pelos dois" ("Икебез өчен ярату") җырын башкарды.

Якшәмбегә каршы төндә Украина башкаласы Киевта Евровидение-2017 җыр бәйгесе финалы узды. Беренче урынны йөрәк алмаштыру операциясе көткән Португалия җырчысы Сальвадор Собрал яулады. Ул туган телендә "Amar pelos dois" ("Икебез өчен ярату") җырын башкарды. Башкаручы 758 балл җыйды.

Сальвадор Собралга 27 яшь. Аның авыруы йөрәккә операция таләп итә. Ул моны бәйгегә кадәр белдертергә теләмәсә дә, бу турында матбугатка билгеле булды.

Икенче урынны Болгарстан вәкиле Кристиан Костов яулады. Өченче урынга Швеция башкаручысы Робин Бенгтссон лаек булды.

Күпчелек букмекер оешмалары Сальвадорга җиңү яки икенче урынны фаразлады. Танылган William Hill букмекер ширкәте аның җиңүенә 2,5 коэффициентын куйган иде.

Евровидение 2017 бәйгесе 9-13 май көннәрендә барды. Русия быел бәйгедә катнашмады. Украина хакимияте Русия җырчысы Юлия Самойловага 2015 елда Кырымда чыгыш ясап Украина канунын бозган өчен илгә керүне тыйды. Шул сәбәпле Русия телевидениесендә быел бәйге күрсәтелмәде.

XS
SM
MD
LG