Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ татарлары Әниләр көнен уздырды


Нью-Йоркта Әниләр бәйрәме, 14 май 2017 ел, Рөстәм Шәмсетдинов фотолары
Нью-Йоркта Әниләр бәйрәме, 14 май 2017 ел, Рөстәм Шәмсетдинов фотолары

Русиядә әниләрне 8 мартта котласалар, Нью-Йорктагы Америка Татар берләшмәсе (ATANY) Әниләр көнен АКШ һәм кайбер Европа илләре белән бергә 14 май уздырды. Бу көнне татар хатын-кызларының ирләре, уллары әниләрне хөрмәтләп, аларга бүләк әзерләп, милли ашлар белән бәйрәм табыны корган иде.

Татар оешмасы бинасында бәйрәм кичендә 100ләп кеше җыелды, әниләргә багышланган, Кытай татарлары яратып башкара торган иске татар җырлары яңгырады.

Нью-Йорктагы Америка татарлары оешмасы җитәкчесе Азатлыкка бәйрәмдә катнашучылар арасында өлкән буын вәкилләре белән яшьләр дә, бәбиләр дә булуына куануын белдерде.

Әтиләр һәм уллар Әниләр көненә бәйрәм табынын корган иде
Әтиләр һәм уллар Әниләр көненә бәйрәм табынын корган иде

Кичәне татар активисты Илдар Агиш алып барды. Өлкәнрәк апалар, инде бакыйлыктагы әниләрен сагынып, истәлекләргә бирелеп алды. Кытайда туып үскән Рокыя Вафалы үткән елгы әңгәмәдә Азатлык хәбәрчесенә әнисе җирләнгән урынны таба алмавын әйткән иде. Кытай хакимиятләре зират өстенә машина юлы салып куйган.

Әниләрне хөрмәтләү, сагыну сүзләре белән башка активистлар да чыгыш ясады. Мәсәлән, Наҗия ханым матур теләкләр язылган тәрбрикләмә таратты. Оешма җитәкчесе Орхан Агиш әйткәнчә, өлкән буын сүзләре яшьләргә һәм балаларга гыйбрәт буларак яңгырады.

АКШ татарлары Әниләр көнен уздырды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:23 0:00

Бәйрәм кичәсе җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Ахырда әниләр өчен ирләре, уллары әзерләгән табында сыйландылар. "Бу безнең гадәткә кереп китте инде, ел саен Әниләр көнендә, иртәрәк килеп милли ашлар пешерәбез", диде Агиш быелгы бәйрәмгә гадәттәгедән күбрәк кеше җыелыуына һәм тагын да күңеллерәк кичәгә әверелүенә сөенүен белдереп.

АКШта Әниләр көне майның икенче якшәмбесендә үткәрелә. Ул көнне әниләргә чәчәк бүләк итү, хөрмәт күрсәтү, рәхмәтләр әйтү, әниләрнең хәлен белү, кунакка килү гадәте кертелгән. Быел ул 14 майга туры килде.

Русиядә Әниләр көне Русиянең элекке президенты Борис Ельцин карары белән 1998 елда булдырылды һәм 26 ноябрьгә билгеләнде. Әмма иске совет гадәте белән күпләр әниләрне Хатын-кызлар хокуклары өчен халыкара көрәш көне буларак уздырылган 8 март бәйрәмендә котлый.

XS
SM
MD
LG