Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талия Миңнуллина Татарстанда хәләл интернет кертергә тәкъдим итә


Талия Миңнуллина
Талия Миңнуллина

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанда хәләл интернет-технологияләр үстерелергә тиеш дип саный. Аның сүзләренчә, республикада интернет-ресурсларның эчтәлеген фильтрлау өчен програмнар ясау һәм кулланылышка кертү мөмкинлеге бар.

"Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә контентны дәүләт дәрәҗәсендә фильтрлау бар. Хәләл IT - интернет-ресурсларның эчтәлеген иләк аша уздыра торган үзенә күрә бер програм. Күп илләрдә бу балалар өчен эшләнә. Ислам илләрендә мондый програм барлык халык өчен кулланыла", диде Миңнуллина "Русия – Ислам дөньясы: Казан Саммит 2017" исемле IX халыкара икътисади җыенга багышланган брифингта.

Аның сүзләренчә, дөньяны күзаллау, кыйммәтләрне һәм дөньяда барган вакыйгаларны аңлау балачакта формалаша. "Әгәр моның белән шөгыльләнмәсәк, яхшылык көтеп булмый. Бу дин кагыйдәләре белән яшәүчеләргә генә түгел, ә бар халык өчен мөһим", ди инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

"Русия – Ислам дөньясы: Казан Саммит 2017" 18-20 майда "Корстон" үзәгендә узачак. Чарага 50 илдән вәкилләр килү теләге белдергән.

XS
SM
MD
LG