Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда татар драматургиясен авыр хәлдән чыгармакчылар


"Нур" театры афишалары
"Нур" театры афишалары

17 май Уфа “Нур” татар дәүләт театрында драматургия лабораториясе ачылды. Аны оештыручылар Башкортстанда татар телендә драма әсәрләре язучылар булмауга зарлана һәм милли драматурглар барлыкка килер дип өметләнә.

Әлеге лабораториянең максаты – Башкортстанда яшәүче каләм ияләрен драматургия жанрына тарту, яшь драматурглар үстерүгә булышлык итү. Аның тәүге утырышында “Нур” театрының баш режиссеры Байрас Ибраһимов, театрның әдәби бүлеге мөдире Гөлнур Усманова, билгеле башкорт драматургы Наил Гаетбай, республиканың татар матбугаты вәкилләре– “Кызыл таң” һәм “Өмет” гәзите, “Тулпар”журналы хезмәткәрләре һәм яшь драматурглар катнашты. “Яшь драматурглар” дигәннәренең сафы бик сирәк, нибары дүрт кенәкеше булып чыкты. Алар: Айдар Зәкиев, Дилбәр Булатова, Эльмира Ибраһимова һәм Руслан Сөләйманов. Шулай ук чарага килми калган берничә яшь каләм иясе исеме аталды.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Башкортстан Язучылар берлеге татар берләшмәсенең тәнкыйть секциясе рәисе, филология фәннәре докторы Рәиф Әмиров сүзләренә караганда, лаборатория милли театрга, милли драматургиягә ярдәм итү максатыннан оештырыла. Галим Русиядә әдәбиятка уңай мөнәсәбәт булмау, каләм хакы кимү сәбәпле әдәбиятка яшьләр килмәүгә борчылу белдерде. Булганнарының да бер әсәрен күтәреп килеп, режиссер аны төзәтергә кушып борып җибәргәч, кабат йөрмәүләрен, ялкау булуларын атады. Кат-кат эшләүгә мисал китереп, билгеле урыс язучысы Михаил Булгаковның “Дни Турбиных” әсәрен 27 тапкыр күчереп язуын сөйләде.

Филология фәннәре докторы Рәиф Әмиров
Филология фәннәре докторы Рәиф Әмиров

Драматург Наил Гаетбай 1997-2007 елларда Баймак районының “Талкас” шифаханәсендә яшь башкорт драматурглары семинарлары узуы тарихын сөйләде. Аның сүзләренчә, бу чара дәүләт ярдәмендә үткән. Аның нәтиҗәләре дә булган. Мисал итеп ул бүген башкорт драматургиясенең мичәү атлары булган Рәлиф Кинҗәбаев, Сөләйман Латыйпов һәм башкаларны китерде. Наил Гаетбай Уфа сәнгать институтында драматурглар әзерләү бүлеге ачарга тырышып караулары, ләкин министрлык укыту програмы булмауга сылтанып ачмауны атады. Ул укыту програмы сорап Екатеринбурда драматургия курслары алып барган Николай Колядага мөрәҗәгать иткән булган. Ләкин анысы автор хокуклары өчен дип берничә йөз мең акча сораган. Акча булмау сәбәпле, бу башлангыч барып чыкмаган.

Драматург Наил Гаетбай
Драматург Наил Гаетбай

Театрның әдәбият бүлеге җитәкчесе Гөлнур Усманова сүзләренә караганда, әлеге вакытта репертуарда Башкортстан әдипләре Мостай Кәрим, Әнгам Атнабай һәм бүгенге көндә иҗат итүче Рәлиф Кинҗәбаев һәм Наил Гаетбайдан башка җирле каләм ияләренең әсәрләре юк дәрәҗәсендә. 2014 елдан алып театрда Башкортстанда яшәүче 5 кенә авторның әсәре сәхнәләштерелгән. Шул 5 авторның берсе генә чагыштырмача яшь кеше.

"Нур" театрның әдәби бүлек мөдире Гөлнур Усманова
"Нур" театрның әдәби бүлек мөдире Гөлнур Усманова

"Нур" театрының баш режиссеры Байрас Ибраһимов “Азатлык”ка шуларны белдерде:

“Бөтенләй каләм тотмаган кешедән драматург ясап булмый. Без әдәбиятта берникадәр исеме булган, берничә китабы чыккан язучыларга, шулай ук драматургиядә каләмнәрен сынап караган берничә яшь каләм иясенә өмет тотабыз. Аларны театр казанында кайнатып карасак, ни дә булса чыгар дип өметләнәм.

"Нур" театрының баш режиссеры Байрас Ибраһимов
"Нур" театрының баш режиссеры Байрас Ибраһимов

Яшь драматурглар килми. Алай гына да түгел, өлкән яшьтәгеләре дә юк дәрәҗәсендә. Элекке буын драматурглар картаеп бара. Яшьләр, әйткәнемчә, юк. Буыннар бәйләнеше өзелде. Шул сәбәпле лаборатория оештырып карарга булдык. Башкортстанда татар телендә һөнәри рәвештә драма әсәрләре язучы бөтенләй юк. Классиканы куеп беттек. Хәзер кайберләрен икенче тапкыр куярга җыенабыз. Чарасызлыктан немец драматургы Роланд Шиммельпфеннигка мөрәҗәгать иттек. Аның белән өч елга килешү төзеп бер әсәрен алдык.

Бүгенге башлангычыбыз уңай нәтиҗәләрен бирер дип уйлыйм. Иртәме-соңмы Башкортстанда туып-үскән татар драматургларыбыз барлыкка килер, милли театрыбыз яшәр дип өметләнәм”.

Лаборатория аена ике утырыш уздырачак.

XS
SM
MD
LG