Accessibility links

"Милли тормыш һәм дин" VIII Бөтенрусия татар дин әһелләре форумында катнашучылар бүген секция эшендә катнаша. Иртәгә пленар утырыш булачак.

18 май көнне Казанда "Милли тормыш һәм дин" VIII Бөтенроссия татар дин әһелләрефорумы башланды. Төшкә кадәр Башкортстан, Татарстан, Пенза, Пермь, Свердлау, Төмән һәм башка төбәкләрдән килгән имамнар теркәлү узды.

Өйлә намазыннан соң имамнар Казанның 1000 еллыгы музее белән танышты. Көндезге икедә секция утырышлары эшен башлап җибәрәчәк. Аерым алганда, "Казан" милли мәдәният үзәгендә — "Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге", Татарстан Фәннәр академиясендә — "Болгар Ислам академиясе – милли рухи фикерне торгызу үзәге", Татарстан мәдәният министрлыгында — "Мәчет һәм татар гаиләсе",Русия Ислам институтында - "Ислам дине һәм күпкырлы матбугат" исемле секция утырышлары үтәчәк.

Кичен имамнарга Галиәсгар Камал театрында Илдар Юзеевның "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакле күрсәтеләчәк.

Форумга барлыгы 1050 делегат чакырулы. Алар Татарстан һәм Русиянең 68 төбәгеннән катнаша.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG