Accessibility links

Кайнар хәбәр

Решат Аметовка Украина каһарманы исеме бирелде


Өч бала атасы Решат Аметов
Өч бала атасы Решат Аметов

Кырым аннексиясенә каршы ялгыз пикеттан "самообороначылар" алып киткән, соңрак үле килеш табылган Решат Аметовка Украина каһарманы исеме бирелде. Украина президенты Петр Порошенко шундый карар чыгарды.

Өч ел элек Русия үз хәрбиләрен кертеп Кырымны басып ала башлагач, 3 мартта Акмәчет үзәгендәге мәйданда ялгыз гына протест белдереп торган 38 яшьлек Решат Аметовны "самообороначылар" машинага көч белән утыртып алып китә. 16 март Акмәчет-Кефе юлы янында вәхшиләрчә җәзалап үтерелгән Аметовның мәете табыла.

Өч ел узса да, Русиядән билгеләнгән тикшерүчеләр Аметовны үтерүчеләрне ачыкламады, тикшерү дәвам итә. Аметовның өч кечкенә баласы калды.

Аметовны ике "самообороначы" һәм сивил киемдәге тагын бер кеше алып киткән. Моны сурәтләүче видео да бар. Аны аннексия "референдумы" алдыннан, 16 мартта үтергәннәре мәгълүм. Халык арасында таралган, бу хәлне референдум алдыннан кырымтатарларны куркыту өчен махсус эшләделәр, дигән фикер бүген дә үзгәрмәгән.

Мәйданнан Аметовны алып киткән "самообороначалар"ның сорау алганда без аны машинага утыртып алып китеп, юлда төшереп калдырдык дигәннәре генә мәгълүм.

Кайбер мәгълүматларга күрә, ул көннәрдә каршылык белдерүчеләрне Акмәчет военкоматының идән астында тотканнар. Анда утырып чыккан, исән калган, хәзер Киевта яшәүче бер украин журналисты әйтүенчә, аларны, унлап кешене чишендереп, вәхшиләрчә кыйнап тотканнар. Решатның абыйсы Рефат аны эзләп әлеге военкоматка барган, ләкин аның баруы уңай нәтиҗә бирмәгән.

Решат Аметовны 2014 елның 18 мартында, Кырымны аннексияләү карары Мәскәүдә рәсми рәвештә имзаланган көндә, Акмәчетнең Абдал зиратында җирләделәр. Аның кабер ташында кырымтатар милли байрагы сурәтләнгән.

Аннексиядән соң кырымтатарларның хәле шактый начарланды. Хакимият бу халыкны төрле ысуллар белән буйсындырырга тырышуын, эзәрлекләвен дәвам итә. Моның бер чагылышы – кырымтатарларны кулга алулар, аларны яшерен рәвештә алып китүләр, үтерүләр әледән-әле булып тора.

XS
SM
MD
LG