Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Ислам банкингын үстерү өчен Русия кануннарын үзгәртергә чакыра


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Русиядә ислам банкингы ысулларын куллану өчен кануннарны җайлаштыру һәм белгечләр әзерләү зарур. Бу хакта KazanSummit 2017 җыенында Татастан президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

"Ислам банкингы белгечләрен әзерләргә кирәк дип саныйм. Русия кануннары кысаларында эшли алыр өчен, ул кануннарны җайлаштыру мөһим. Әлеге мәсьәләдә Казакъстан тәҗрибәсе бар, Төркиядә дә махсус оешмалар эшләп килә. Нинди юлдан китәсе әлегә сорау булып кала", диде Миңнеханов.

Татарстан президенты үз чыгышында "Русия – ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркемен җитәкләвен дә искә төшереп узды. "Без Мәскәүдә, Казанда, Грозныйда җитди чаралар уздырдык. Ләкин безнең иң төп мәйдан ул – KazanSummit. Әлеге чара ислам банкингын өйрәнү теләге белән башланып киткән иде, бүген исә аның форматы тагын да киңрәк. Без очрашулар уздырабыз, йөрибез, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, Ислам үсеш банкы, башка оешмалар белән эшлибез", диде Татарстаан президенты.

18-20 майда Казанда IX "Русия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" уза. Барлыгы 50 илдән меңләгән вәкил катнаша. Иң зур делегацияләр Гарәп Әмирлекләре, Пакстан, Төркия, Судан һәм Согуд Гарәбстаныннан килгән.

XS
SM
MD
LG