Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прага татарлары чәкчәк пешерү серләрен өйрәнде


Прага татарлары чәкчәк пешерү серләрен өйрәнде
Прага татарлары чәкчәк пешерү серләрен өйрәнде

Аш-су остасы Резедә Хөсәенова Прагада яшәүче татарларны милли ризык - чәкчәк пешерү серләренә өйрәтте.

20 май Чехия башкаласы Прагада Сабантуй уза. Милли бәйрәм алдыннан, 19 май кичендә Прага татарлары аш-су остасы, Казандагы "Тәмле булсын" рестораны хуҗабикәсе Резедә Хөсәеновадан чәкчәк пешерү серләрен өйрәнде. Резедә ханымның Прагага бу беренче сәфәре. Өстәл янына апалар гына түгел, Tatar.cz оешмасының егет-кызлары да басты.

"Минем камырым түгәрәк түгел, ә йөрәккә ошады бит. Димәк, чәкчәк пешерү күңелемә хуш килә", диде кырымтатар егете Сэлим. Казаннан килеп, Прагада укучы Тимур Камалиев: "Камыр җәюнең берние дә юк, дәү әнием белән токмачлы аш, кыстыбый пешергәндә камыр җәйгән кеше мин", ди.

Прага татарлары чәкчәк пешерергә өйрәнде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:45 0:00

Чәк-чәк пешерүнең күпләгән серләре арасында басылган камырны "ял иттерү" вакыты булу да ачыкланды. Әнә шул чакта Татарстанның халык артисты Резедә Төхвәтуллина, Чаллыдан килгән мәдәният хезмәткәре Илнур Гомәров һәм баянчы Айдар Вәлиев башкарган җырларга кичәгә җыелган 30лап Чехия татары да кушылды.

Иң зур итеп эшләнгән чәкчәк белән Сабантуй кунакларын сыйларбыз дип килештеләр. Кичә ахырында чәкчәк белән чәй эчтеләр.

Прага тарарлары милли аш-су серләренә багышланган кичәләрне әледән-әле үткәреп килә. Соңгысы - 28 февраль дөньякүләм Татар халык ашлары көне уңаеннан Tatar.cz оешмасы пәрәмәч пешерү серләрен өйрәнде.

XS
SM
MD
LG