Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда тоткарланучыны кыйнап үтергән полиция хезмәткәрләре 5 елга хөкем ителде


Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 2014 елда тоткарланучыны кыйнап үтергән полиция хезмәткәрләрен биш ел кырыс режимлы колониягә хөкем итте.

Элекке полиция хезмәткәрләре Наил Дияров һәм әлегә кадәр полициядә эшләгән Дмитрий Кельмурзин кеше сәламәтлегенә үлемгә китергән зур зыян салуда, вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда, көч һәм җәзалау өчен махсус җайланма куллануда гаепле дип табылды. Бу хакта Idel.Реалии хәбәр итә.

Басма язуынча, полиция хезмәткәрләре "Арома" пиццериясе янына сугышучыларны аерыр өчен килә. Алар сугышучыларның берсен Дмитрий Клейнны куллары богалуы килеш җиргә егып сала һәм куллары, аяклары, резина таяк белән кыйный. Берничә минуттан Клейн кинәт йөрәге туктаудан үлә.

Дәүләт гаепләве полиция хекзмәткәрләрен унар елга иректән мәхрүм итүне сораган иде. Хезмәткәрләр үз гаепләрен танымаган.

XS
SM
MD
LG