Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбул шәһәрендә Бөтендөнья төрки яшьләр берлеге корылтае уза


Әфганстаннан килгән төрекмәннәр теркәлү уза
Әфганстаннан килгән төрекмәннәр теркәлү уза

Төркиянең Истанбул шәһәрендә узучы Бөтендөнья төрки яшьләр берлеге корылтаенда татар халкы проблемнарын "Азатлык" яшьләр берлеге бәян итәчәк.

22-25 майда Төркиянең Истанбул шәһәрендә Бөтендөнья төрки яшьләр берлеге корылтае уза. Ул быел 17нче тапкыр үткәрелә. Чарада дөньяның 25 төбәгеннән 150ләп делегат катнашыр дип көтелә.

Русиянең төрки халыклар яшәгән төбәкләреннән һәм Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әфганстан, Азәрбайҗан, Төркмәнстан һәм башка илләрдән 35 делегация чакырулы. Татарстаннан бу корылтайда "Азатлык" татар яшьләре берлеге катнаша. Башкортстаннан Башкорт яшьләре берлегеннән өч делегат килгән.

Корылтай програмында күрсәтелгәнчә, бирегә килгән һәр делегация үз халкына, үз җиренә бәйле проблемнарны халыкара мәйданда бәян итәчәк, аны чишү юлларын эзләячәкләр.

Чыгышлардан тыш, кичләрен милли-мәдәни чаралар, милли киемнәр, китаплар тәкъдим итү кичәсе, күргәзмәләр дә булачак.
Корылтайның нәтиҗәсе буларак, резолюция кабул ителеп, ул корылтайга килгән вәкилләрнең ил башлыкларына юлланачак.

Бөтендөнья төрки яшьләр берлеге 1992 елда Татарстан башкаласы Казанда "Азатлык" яшьләр берлеге тарафыннан оештырылган. Беренче корылтай да Казанда үткән.

XS
SM
MD
LG