Accessibility links

Манчестерда шартлау нәтиҗәсендә 22 кеше һәлак булды


Манчестерда шартлау
Манчестерда шартлау

Британиянең Мансчетер шәһәре спорт-концерт залында америка җырчысы Ариана Гранде чыгышыннан соң оештырылган шартлау нәтиҗәсендә 22 кеше һәлак булган. Төбәкнең Ашыгыч ярдәм хезмәте 59 яралы турында хәбәр итә.

Полиция әлеге шартлауны террор гамәле буларак бәяли. Reuters һәм CNN чыганаклары бомбаны интихарчы шартлаткан булырга мөмкин дип белдергән. BBC, полиция хезмәткәрләре сүзләренә сылтанып, стадионда икенче шартлаткыч табылган дип яза.

Шартлаудан соң тамашачылар шаукымга бирелеп чыгу урыннарына йөгергән.

Җырчыга зарар булмаган. Соңрак Ариана Гранде твиттерында кызганыч белдерде.

Британия премьер-министры Тереза Мей һәлак булучыларның туганнарының кайгыларын уртаклашты һәм үзенең сайлау кампаниясен туктатып торуын белдерде.

Manchester Arena залы Европада иң зуры. 22 мең сыйдырышлы зал тулы булган.

Террор гамәле өчен җаваплылыкны "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме алган, дип яза ТАСС.

XS
SM
MD
LG