Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәһри Болгар. Идел яр буе

Идел буе Болгары һәм Алтын Урданың беренче башкаласы саналган Шәһри Болгарда яр буе төзекләндерелде. Заманында Идел суы ярын кагып торган урыннарда хәзер ял иткән арада төрки-татар мәдәнияте, тарихы белән дә танышып була.

Идел ярына Хан сарае яныннан төшә торган сукмак Идарәчеләр сукмагы дип атала. Әлеге сукмактан яр буена төшкәндә Болгар җирләрендә идарә иткән ханнар исеме язылган истәлек ташлары куелган. Совет чорында Куйбышев сусаклагычы төзелгәч, су астында калган Кызыл мунча калдыкларын да хәзер күреп була. Кызыл мунча өлгесе ясалган. Яр буенда элекке заманда Болгарда уйналган уеннарны да уйнап була. Мәсәлән, шахмат уены өчен махсус урын ясалган. Идел ярында шулай ук төрки-татар әдәбиятчылары сукмагы ясалаган. Монда мең еллык татар әдәбиятының күренекле шәхесләренә ташбилгеләр куелган. Идел ярыннан күтәрелә торган баскыч каршысында татар язуының тарихы белән танышып була. Монда рун, гарәп, латин, кирил язуында төрки-татар әдәбияты үрнәкләре язылган пантеон төзелгән. Язулар оригиналда ташка уелган. Ян-якларында транскрипциясе куелган.

XS
SM
MD
LG