Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин һәм митрополит Феофан "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләнде


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Русия президенты Владимир Путин Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанны (Ашурков) III дәрәҗә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләде.

Бүләкләү турында документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күрде. Мөхәммәтшин "Русия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә зур өлеш кертүе һәм кануннар чыгаруда актив эшчәнлек алып баруы өчен" бүләкләнде, диелә. Митрополит Феофан исә "җәмгыятьтә милләтара һәм динара тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертүе" өчен бүләкләнү турында белдерелә.

Мөхәммәтшин да, Феофан да күптән түгел 70 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте.

Митрополит үзенең юбилеен 21 майда зурлап уздырды. Бу хакта Татарстан митрополиясе сайтында күрергә була.

22 майда Фәрит Мөхәммәтшинга 70 яшь тулды.

"Ватан алдындагы хезмәтләр өчен" ордены 1994 елның 2 мартыннан бирле тапшырыла. Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев, архитектор Зураб Церетели, тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужков әлеге орденның тулы кавалерлары.

XS
SM
MD
LG